Мөслим-информ

Чәй эчәбез бал белән

Яңа аерткан бал белән тәмләп чәй эчүнең ләззәтен кем генә татымагандыр!? Бер калак бал өстәлгә килгәнче кортларга да, кешеләргә дә күпме көч түгәргә туры килгәнен барыбыз да белми шул әле. “Бер кашык бал җыю өчен 200 корт көне буе эшләргә тиеш”, – ди умартачылар. Бал булсын өчен һава торышының да уңай булуы мөһим бит әле.

Быел республикада умарта кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Татарстанда бүгенге көндәге рәсми мәгълүматлар буенча 3 меңгә якын умарта семьясы үлгән. 
– Бәхеткә, Мөслимдә андый куркыныч очраклар теркәлмәде, – ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мөслим районындагы аквакультуралар һәм умартачылык буенча белгече Мәрьям Саламаева. – Район буенча барлыгы 390 умартачы һәм 6000 баш умарта исәпләнә. Алар барысы да шәхси хуҗалыкларда эшли. Умартачылар ел уңышын ала башлады. Бал начар дип булмый. 
Районда иң күп умарта тотучылар Тойгелде, Метрәй, Симәк һәм Исәнсеф авыл җирлекләрендә яши. Умартачылар җәйге чорда корт ояларын күбесенчә урманнарга чыгара икән һәм шуңа бәйле безнең районда чәчкә балы күбрәк була. Соңгы елларда рапс, көнбагыш кебек культуралар күпләп чәчелүгә бәйле, техник культуралар балы да күренә башлаган. 
Иске Вәрәш авылында яшәүче Әссәр Җәләев ике дистә елга якын умарта асрый. 
– 2000нче елларда ике умарта белән башлап җибәргән идем, хәзер егермеләп булды. Умарта тоту – бик четерекле, күп хезмәт сорый торган эш. Кортларны сабый бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Шул вакытта гына алар мул уңыш бирә. Иске Чакмакта яшәгән бик көчле умартачы Ирек абый Шәрифуллин “Күп бал алу өчен җәй дәвамында умартачыга ике-өч күлмәкне тир белән черетеп ташларга кирәк”, – ди иде. Чыннан да, карамасаң, тәрбияләмәсәң, күпләп бал алып булмый. Быел бал бар. Аерткан балны алып китеп тә бетерделәр. Республикабызда булган күпләп кортлар үлү очрагын ишеттек. Бездә әлегә андый афәт булмады, күрергә дә язмасын, – ди ул. 
Вәрәшбашта яшәүче Зөфәр Әхмәтшин сәламәтлеге өчен кирәк булганга умарта тергезгән. Башта колхоз умартачылыгында эшләсә, соңрак үз ихатасында кортлар асрый башлый.

– Быел бал әйбәт. Кортларга шикәр комы биргәнем юк, үзләре җыйган бал җитә. Яз көне көчсезрәк булганнарына гына биргәлим. 20-30 баш умарта асрамасаң, бал алып булмый. Кортларда үлем-китем күренмәде. Әле йөреп торганда, көч җиткәндә умарталарны бетерергә уйламыйм. Кортлар үзләре үк көч бирәләр бит, алар янында йөреп керү җанга тынычлык бирә, яшәү көче арта, – ди Зөфәр абый. 
Елгабаш авылында яшәүче Мирсәет Хафизов та, сәламәтлеген ныгыту өчен кортлар кирәк булгач, умартачылык белән шөгыльләнә башлаган. 
– Алдагы елларда бал уңышы яхшы иде, 5-8 центнер алган еллар да булды. Әллә якын-тирәдә чәчүлекләрне агулау көчле булганга, әллә башка сәбәп белән – быел бал әз күренә. Әле бер тапкыр да аертмадым, – ди Мирсәет ага. 
Өстәлгә килгән әзер балны ашаганда еш кына: “Монысы тәмле түгел, монысы ачы булган, монысы тегеләй, монысы болай”, – дип сайланырга яратабыз. Балны сатып алганда да кыйммәтсенгән булабыз. Умартачылар эше белән якыннан танышкач, әзер бал өстәлгә килгәнче күпме хезмәт куелуын һәм күпме чыгым тотылуын белеп, таң калдым. Шушы бик тә четерекле эш белән шөгыльләнүче “бал бабай” һәм “бал апа”ларга уңышлар телибез.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: