Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүпрәне өйдә әзерләү ысуллары

САЛАТ ОНЫ ЧҮПРӘСЕ: 1 стакан он, 0.5 стакан шикәр комы, 5 стакан су, 3 стакан салат онын бергә салып болгатырга һәм бер сәгатьләп кайнатырга. Җылы көенчә шешәләргә тутырып бөкеләгәч, җылы урында бер тәүлек тотарга кирәк, ә аннары салкын урынга алып куярга. 2.5-3 кг ипи пешерү өчен 1 стакан чүпрә салырга кирәк.

КОЛМАК ЧҮПРӘСЕ: Эмальле кәстрүлгә йә пыя­ла савытка колмакны шыплап тутырырга һәм өстенә су коеп 1 сәгать кайнатырга. Уттан алып сөзгәч, суына 2 л колмак суына 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы һәм 2 стакан бодай оны өстәргә. Онның төерләре беткәнче ту­глап, тәүлек ярым җылы урында тотарга. Аннары шуңарга ике пешкән бәрәдге уып салып болгатырга һәм тагын бер тәүлеккә җылы урынга куярга. Әзер чүпрәне шешәләргә салып, бөкеләп салкын урында тотарга. 1 кг онга 1/4 ста­кан чамасы чүпрә салына.

КИПКӘН КОЛМАК ЧҮПРӘСЕ: колмак күләменнән суны ике өлеш күбрәк итеп салып, өскә калыккан колма­кларны батыра-батыра, суы икеләтә кимегәнче кайна­тырга. Сөзеп, 1 стакан колмак суына 1 аш кашыгы шикәр комы, 0.5 стакан бодай оны салып, агач кашык белән ях­шылап болгатырга. Әзер массаның өстен чиста чүпрәк белән каплап 1-2 тәүлеккә җылы урынга куярга.

Чүпрә әчеп күпергәч, шешәләргә салып, бөкеләп, сал­кын урында сакларга кирәк.

«Сәмәния апа сандыгыннан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев