Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүпне – төрләргә аерып

Элек Советлар Союзы чорында кәгазь, чүпрәк, шешә җыю пунктлары булган. Әби-бабайларның сагыз алыр өчен сөяк, чүпрәк тапшыра идек, дип сөйләгәнен ишеткәнегез бардыр. Халыкны макулатура җыярга җәлеп итү өчен дефицит товар да тәкъдим иткәннәр. 20 килограмм кәгазь китергәнсең икән - танылган язучының китабы синеке! Магнитофон кассеталарын да билгеле бер күләмдә чүпрәк...

Элек Советлар Союзы чорында кәгазь, чүпрәк, шешә җыю пунктлары булган. Әби-бабайларның сагыз алыр өчен сөяк, чүпрәк тапшыра идек, дип сөйләгәнен ишеткәнегез бардыр. Халыкны макулатура җыярга җәлеп итү өчен дефицит товар да тәкъдим иткәннәр. 20 килограмм кәгазь китергәнсең икән - танылган язучының китабы синеке! Магнитофон кассеталарын да билгеле бер күләмдә чүпрәк тапшырып кына алырга мөмкин булган.

Дөрес, бүген дә макулатура кабул итү пунктлары бар. Мөслимдә җитештерүче контора тире, йон җыю белән беррәттән кәгазь, полиэтилен да кабул итә. Макулатурага кәгазьрне нигездә җирле офислар тапшыра. Кәгазь өйдә тулып ятса да,халык арасында, ни хикмәт, икенчел эшкәртү өчен чимал китерүчеләр генә сирәк.

Өлкәннәрне балалар тәрбияли башлар кебек. Берничә ел элек мәктәпләрдә кәгазь, полиэтилен һәм пластик җыю оештырылды. Мөслим лицее да бу эшкә актив кушылды. Бу көннәрдә укучылар макулатура җыя. Чималны мәктәптән килеп алалар. Өлкәннәр дә балалар үрнәгендә каты көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыя башласа зыян булмас иде. Бу калдыкларны икенче эшкәртүгә җибәрү мөмкинлеген бирәчәк. Кооператив урамында пластик шешәләр салу өчен урна да шушы максаттан урнаштырылды. Күпфатирлы йортлар ишегалдына яки авылларга кәгазь, чүпрәк җыю өчен урналар кую да файдалы булыр иде.

Бүген экология өчен куркыныч тудырган батарейкалар, градусниклар, энергия саклаучы лампаларны утильләштерү турында уйларга кирәк. Әлеге җайланмаларда кеше һәм тирә-юнь өчен куркыныч тудыручы матдәләр бар. Башка көнкүреш калдыклары белән бергә яндырылганда әлеге җайланмалар бүлеп чыгарган исне без дә сулыйбыз. Бу җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы кулланылышта булган батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча проект әзерли. Бу куркыныч матдәләрнең каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен булдырмаска тиеш. Проектны 2017 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ул берничә этаптан торачак: батарейкаларны җыю, туплау, утильләштерү. Махсус урналар Казанда җәмәгать урыннарына куелачак. Бүген кулланылышта булган батарейкаларны җыю буенча проект Әлмәт шәһәрендә уңышлы тормышка ашырыла. Мәгариф учредениеләрендә һәм шәһәр предприятиеләрендә 150дән артык махсус контейнер куелган.

Каты көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюның әллә ни авырлыгы юк. Теләк кенә кирәк. Кулланылышта булган кәгазьне яисә яраксызга әйләнгән полиэтиленны сатып, азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә бит әле бу. Икеләтә файда, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев