Мөслим-информ

Чүпне аерып җыябызмы?

Чүпне аерып җыябызмы? Мөслимдә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге оешмаларның эше турында төрле фикерләр яши. Берәүләр “чүп җыю проблемасы бетеп, аның эше системага салынды” дисә, икенчеләр “чүп җыю вакыты үзгәрде, хәл итәсе мәсьәләләр барыбер калды әле” дигән фикердә.

Узган атнада Мөслим районында җаваплылыгы чикләнгән “Гринта” җәмгыяте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче оешма вәкилләре белән очрашу узды. Видеоконференция режимында оештырылган чарада киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына “Гринта” оешмасының кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев җавап бирде. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов алып барды.
Районда 71 торак пункт бар. Әлеге пунктларда чүпне нигездә капчыкларга җыялар. Җыелышта чүп җыю өчен контейнер мәйданчыклары булдыру һәм аларны карап тоту мәсьәләсе дә күтәрелде. Зур габаритлы чүп чыгару фикере дә хупланды. Аерым тәртиптә керү юллары һәм махсус техника куллану мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.
– Чүп чыгарган өчен кешегә кайда һәм күпме күләмдә түләргә? Яшәгән урын буенчамы, әллә инде милектәге торак буенчамы? Әлеге сорау һаман актуаль булып кала. Көнчыгыш зонада каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче “Гринта” җәмгыятенең матбугат сәркатибе Айгөл Әмирова хәбәр итүенчә, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү суммасы фатирда теркәлгән гражданнар саны буенча исәпләнә. Фатирда берәү дә теркәлмәгән икән, чүп чыгарган өчен түләү барлык фатир хуҗаларыннан алына. Берничә фатиры булган кеше, әлеге фатир яисә йортларда берәү дә теркәлмәгән булса да, һәр торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау өчен түләячәк. Мондый түләү тәртибе милекчеләргә һәм торак биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән билгеләнгән һәм алар 354 санлы карар белән расланган. Тулырак мәгълүматны https://greenta.su сылтамасы буенча рәсми сайттан (16+) табарга яисә +7 9677 70 61 71 кайнар линия номеры буенча шалтыратып алырга була, – ди Илнур Әхмәтов.
Фатирда даими пропискада булмаганда яки беркем дә теркәлмәгән очракта да, йорт хуҗасы каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүдән азат ителми. Коммуналь хезмәтләрне кулланучы вакытлыча (биш көннән артык) прописка буенча яшәмәгәндә, түләүләрне яңадан исәпләргә мөмкин булуы турында да сүз булды. Ләкин тиеннәрне кайтару өчен ниндидер мәгълүмат, белешмәләр җыеп, аны каядыр тапшыру кадерле вакытыңны юкка сарыф итүгә генә кайтып кала түгелме?!
Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә “Файдалы чүп-чар” конкурсы җиңүчеләре дә игълан ителде. Татарстанның көнчыгыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче төбәк операторы оештырган конкурста Мөслимнең мәктәпкәчә яшьтәге бер укучысы “Гринта”-ның бүләгенә ия булды. Ул – Михайловка урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүче Вилдан Софин.
– “Файдалы чүп-чар” рәсем конкурсына старт 15 октябрьдә бирелгән иде. Анда Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасындагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Табигатькә сак караш һәм калдыкларны аерым җыю темасына 500дән артык рәсем килде. Җиңүчеләрне сайлау авыр булды, әлбәттә. Барлык эшләр дә игътибарга лаек иде. Шунысы куанычлы, республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә экологик агарту мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен күрдек. Бу бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын үстерүгә һәм калдыклар белән грамоталы эш итүгә юнәлдерелгән, – ди “Гринта” җәмгыяте генераль директоры (көнчыгыш зонада каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче төбәк операторы) Светлана Ярлыченко.
Экологик тәрбияне камилләштерү, җәмәгатьчелек игътибарын калдыкларны сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан мондый бәйгеләр үткәрү мөһим. “Калдыкларны аерым җыю кирәк” дигән фикерне җиткерде җыелышта катнашучылар. “Безнең балалар – чүпне дөрес аерачак буын. Безнең бурыч – аларны шушы эшкә җәлеп итү”, – диде “Гринта” оешмасының кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: