Мөслим-информ

Чүплекләр котыру авыруы таралуга сәбәп булып тора

16-28 сентябрь көннәрендә хайваннарда котыру авыруын кисәтү буенча декада үткәрелә. Район Башкарма комитеты каршында эшләүче санитар-эпидемиологик комиссия утырышында да сүз нигездә котыру авыруы һәм аның белән көрәш чараларын көчәйтү турында барды.

Котыру – хайваннар аша кешегә дә йогучы кискен респиратор авыру. Котыру полиоэнцефаломиелит билгеләре белән характерлана һәм үлем белән тәмамлана. Авыруның төп чыганаклары – кыргый хайваннар (төлке, бүре, керпе, бурсык һәм башкалар). Хайваннар авыруны селәгәе аша йоктыра, ди белгечләр. Теләсә кайда чүплекләр ясау да котыру авыруына сәбәп булырга мөмкин. Чүплеккә кимерүчеләр (күсе, тычкан һ.б.) ияләшә, алар үз чиратында төлкеләрне җәлеп итә. Ә төлкедән авыру йорт хайваннарына да, кешегә дә иярергә мөмкин. Быел Мөслим районында котыру авыруының бер очрагы ачыкланган. Яңа Усы авылы читендә эт төлке белән сугыша һәм аның үләксәсен ишегалдына сөйрәп кайта. Төлке тикшерү өчен республика ветеринар лабораториясенә җибәрелә һәм анда котыру авыруы ачыклана. Район ветеринарлары тарафыннан Яңа Усыда котыру авыруы таралмасын өчен саклык чаралары күрелгән. Авырудан саклану өчен вакцинация үткәрү мөһим. Шул максаттан ветеринарлар 16-27 сентябрь көннәрендә шәхси йортларга йөреп вакцинация үткәрә. Халыкка җайлы булсын өчен ветеринарлар йортларда 16.00 сәгатьтән соң йөри. Шушы көннәрдә күпфатирлы йортлар ишегалдында да песи-этләрдә котыруны кисәтү уңаеннан вакцинация үткәреләчәк. Ишегалдында ветеринария хезмәте машинасын күрсәгез, аптырап калмагыз. Вакцина бушлай ясала. Котыруга каршы вакцинация районда 7 авылда үткәрелгән инде. Декада кысаларында гына түгел, котыру авыруын һәм башка чирләрне кисәтү юнәлешендә ветеринарлар ел дәвамында эшли. Ел башыннан районда 11 мең 438 мөгезле эре терлек, 157 ат, 2 мең 802 мөгезле вак терлек (кәҗә, сарык), 1260 эт һәм 978 песигә котыруга каршы вакцина ясалган. Шушы вакыт аралыгында хуҗасыз 10 эт тотылган, 466 төлке атылган. Алдавыч (приманка) вакциналар ярдәмендә ерткыч хайваннарны иммунлаштыру да үткәрелгән. Белгечләр, саклану йөзеннән, котыруга каршы вакцинаны хайваннар белән контактта булган кешеләргә дә (урманчылар, аучылар) ясатырга тәкъдим итә.Санитар-эпидемиологик комиссия утырышында Африка чумасын кисәтү һәм умартачылык турында да сүз булды. Беренчесе икътисадый вәзгыятькә тәэсир ясаса, икенчесе буенча зыян күрүчеләр күп, ди белгечләр. – Бал кортларыннан зыян күрү турында 9 шикаять керде, 2 очракта корт чагу үлем белән төгәлләнде. Умарта тотуның үз таләпләре бар. Шәхси ихатасында умарта тотучылар умартадан күрше участокка кадәр араның 10 метрдан да ким булмаска тиешлеген онытмасын иде, – ди Түбән Кама территориаль бүлегенең дәүләт ветеринар инспекторы Шамил Тимеркәев. Умартачылыкка кагылышлы башка таләпләр дә бар әле. Умарта торган территорияне койма белән әйләндереп алу шарт. Койма биеклеге 2 метрдан башлана. Умарта хуҗалыгының паспорты булу мөһим. Паспортта корт гаиләләренең саны, аларның санитар торышы, кортларга кулланылган чаралар күрсәтелә. Паспортны алу өчен район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Умартачылар нигәдер паспорт алырга ашыкмый икән. Тик “умартачылык паспорты булмаганнар, күпләп кортлары үлеп тә, субсидияләр ала алмый”, дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Ярминкәләрдә бал сату өчен дә паспорт булу шарт.

Римма АФЗАЛОВА.

Фото-Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: