Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп мәсьәлә генә түгел чүп түгү

РФ президенты Владимир Путин белән туры элемтә вакытында илебезнең күп кенә регионнары чүптән арындыруда ярдәм сорады. Шуның нәтиҗәсендә яңа закон кабул ителде, һәр төбәккә региональ оператор билгеләнде. Татарстанның 22 районына “Гринта” операторы билгеләнде.

Бүгенге көндә ул без эшләгән график нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыя. Барысы да яхшы. Тик бер нәрсә – түләү өлеше артты. Моңа кадәр бер кешедән айга 32 сум чамасы җыелса, хәзер бу сумма күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен – 71 сум 95 тиен, шәхси йортларда яшәүчеләрөчен 78 сум 5 тиен тәшкил итәчәк. Әлеге хезмәт өчен, яңа туган сабыйдан алып, иң өлкән кешегә кадәр түләргә туры киләчәк. Күп балалы гаиләләр өчен кесәгә ярыйсы ук сугачак, ләкин финанс яклары авыррак кешеләргә социаль яклау бүлекләре аша аз тәэмин ителгән гаилә буларак субсидияләр кайтару да каралган. Халыкны менә шулай тарифның артуы һәм графикның үзгәрүе борчый. Ләкин түләмичә булмый, чөнки бөтен Россия буенча әлеге федераль закон үз көченә керде.

График белән Мөслим-информ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәрдә танышырга мөмкин. Чүп җыюга карата дәгъвагыз булса, 2-46-01 телефоны аша бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтырата аласыз. Тулырак мәгълүматны “Гринта” ҖЧҖ һәм Мөслим районы сайтыннан алырга була.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, халыкка исәп-хисап счеты яшәү урыны буенча җибәреләчәк, диләр. Чүп чыгару буенча аерым килешүләр төзелмәячәк. Чүп түгү өчен акчасын бирергә теләмәгәннәрне суд аша түләттерәчәкләр, ди “Гринта” җәмгыяте вәкилләре. Чүп мәсьәлә генә түгел икән чүп түгү...

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев