Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп өчен түләүдән качып булмаячак

Район башкарма комитеты һәр ай саен коммуналь хезмәтләр һәм башка төр түләүләр өчен әҗәтлеләр буенча киңәшмә уздыра. 2 июль көнне узган киңәшмә район башлыгы Рамил Муллин катнашында узды.

1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, ике контурлы котлеллар өчен әҗәт суммасы - 726 620 сум, коммуналь хезмәтләр өчен - 878 370 сум, чүп түккән өчен 278 110 сумны тәшкил итә. Киңәшмә барышында әлеге саннарның нәрсә хисабына барлыкка килүе һәм һәр әҗәтле буенча башкарылган эшләр уртага салып сөйләшенде. Рамил Муллин бигрәк тә каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен җыелган бурычның күплеген ассызыклады. Район башкарма комитетының юридик бүлегенә чүп түгү өчен килешү төземәгән гражданнар белән эшне катгыйлату бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев