Мөслим-информ

Чия Түбә малае

Без – бер чор кешеләре. Район халкының яшәешенә үзебезнең кулдан килгәнчә өлеш керттек. Гәрәев Раеф Закирович агроном буларак та, җитәкче буларак та олы абруй казанды. Ул – Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры, ВДНХның бронза һәм алтын медальләренә лаек булды. 1999 елда аңа “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Йөзеннән һәрчак яшәү дәрте бөркелеп тора. Миңа аның белән гәпләшеп утырырга туры килде.

– Раеф Закирович, сиңа Чия Түбә авылы малае дип мөрәҗәгать итсәм, ачуланмассыңмы икән? 
– Сөенәчәкмен генә. Авыл малае дигән сүзнең зур мәгънәсе бар. Мин аны авыл халкына хезмәт итүче, авылны саклаучы нык буынлы, төпле кеше дип аңлыйм. 
– Безнең фикерләр туры килә икән. Раеф дигән малайның буыннары ничек ныгыды икән соң? 
– Мин алтынчы бала булып туганмын. Әти балта остасы булган. Аны Мәскәүгә метро төзелешенә җибәрәләр, шуннан сугышка алынып, ил өчен гомерен бирә. Безне, алты бал 
аны, бәрәңге һәм сыер исән калдырды. Әлбәттә, үзебез тырышу-тырмашу аркасында. Чия Түбәдә унбиш хуҗалык, мәктәп юк иде. Баланлыга җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамладым. Аннары – Мөслим урта мәктәбе, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы. Мин Тәтеш уку йортына бик рәхмәтле, анда гомерем буена җитәрлек белем бирделәр. 
– Безнең яшьлек елларында синең “Михайловка” совхозының Баланлы бүлекчәсендә идарәче булып эшләгәнеңне, аннары “Урал” колхозына баш агроном итеп күчергәннәрен яхшы хәтерлим. Сине районга гына түгел, бөтен республикага шул “Урал” танытты бугай. 
– Колхоз үзәге Баекка мине район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ә. Әхмәтшин 1966 елның июлендә алып килде. Мине бер дә күңелгә дәрт бирерлек күренеш каршыламады. Иске коймалы иске клуб каршына килеп төштек. Клубта Татарстан Верховный суды утырышы бара. Укытучы кызны коега ыргытып үтергән Баек егетен хөкем итәләр икән. Баеклар бик усал икән дигән сүзнең хаклыгына дәлил иде инде бу. Ул арада клубтан акырышып халык чыга башлады, арада елаучылары да бар. Егетне атарга хөкем иткәннәр. Икенче көнне берьеллык үлән басуында эшләүчеләр, җыелыш ясап, теге егетне порукага алу, аттырмау турында карар кабул иттеләр. Менә шулай башланды “Урал”дагы беренче көннәрем. 
– Белүемчә, авыл малае Раеф каушап калмады бугай анда. 
– Минем терәгем ышанычлы иде. Колхоз рәисе Мирза Гаттаров, агроном буларак, миңа ышанды. “Эшлә, эшлә, бөтен тырышлыгыңны халык өчен бир”, – диде. Партком секретаре Х. Хәмәдишин, бригадир Х. Закиров, З. Латыйпов кебек җитәкчеләр белән иң четрекле мәсьәләләрне бергә тикшердек, уртак фикергә килеп эшләдек. 
– Колхозның республикада иң югары уңыш алганы да хәтердә. Вак-төякләренә кереп тормастан, шуның төп шартларын әйтә алмасмы икән элекке баш агроном? 
– Була, әлбәттә. Беренчел игътибарны мин җир эшкәртүгә юнәлттем. Механизаторларга мөмкин кадәр тирәнрәк эшкәртергә дигән максат куйдык. Республика буенча да “25-28 сантиметр тирәнлектә сөрергә” дигән күрсәтмә бирелгән иде. Ләкин ул да ике яклы. Колхозның тәҗрибәле өлкән кешеләре мине: “Тирән сөрәбез дип, берүк өскә әрлән балчыкны чыгара күрмәгез”, дип кисәттеләр. Алар хаклы иде. Төрән бит балчыкның астын өскә әйләндереп сала. Моннан котылу өчен без һәрбер сабан артына тирәнәйткеч куеп чыктык. Икенче фактор – орлык. Мин югары сортлы орлык юнәтү эшен башлап җибәрдем. Без бит башкортлар белән чиктәш колхоз идек. Шулардан җайлап-майлап, “Урал” мотоциклына салып, дүрт капчык борчак алып кайттым. Без шуны сирәк итеп чәчеп, һәр сабакта 7-8 кузак үстереп үрчеттек. Җиргә бер бөртек борчак төшсә дә, алтын төшкән кебек мөнәсәбәт тудырдык. Башка культураларның югары сортлары да шулай тупланды, кадерләп чәчелде һәм җыеп алынды. Ашламаны да әрәм-шәрәм итмәдек. Х. Закиров басуның ике башына брезент җәеп, шуңа ашлама салдыра һәм ат белән чәчкечләргә салуны үзе контрольдә тота иде. Мине М. Горький исемендәге колхозга рәис итеп җибәргәч, Х. Закиров баш агроном булып калды һәм Ленин ордены белән бүләкләнде. Җир дип, ипекәй дип, басудан кайтмыйча, намус белән эшләүнең бик тә лаеклы бәясе ул – аңа бирелгән орден. Баек җирендә мин колхозның зоотехнигы Розалия белән дуслаштым, бер-беребезне яратышып өйләнештек. Шушында балаларыбыз туды. Мин, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. 1973 елдан Октябрь, Бәкәбез, Сөякәй, Әндереш авылларын берләштергән М. Горький исемендәге колхозда игенчелек, терлекчелек, төзелеш эшләрен җитәкләргә туры килде. Җитәкче өчен иң мөһиме – кешеләрне аңлау, алар белән уртак тел табу. Безне бит моңа беркем дә укытмады. Эшли-эшли барысына да өйрәнәсең икән. Кыйблаң ачык, ихтыярың нык булу гына кирәк. 
– Раеф Закирович, син хезмәт юлыңның соңгы өлешен район орлыкчылык инспекциясендә эшләп төгәлләдең. Яңа эш, яңа чор булды бит инде ул. 
– Әйе, миңа анда 1990-2003 елларда хезмәт куярга туры килде. Эше аның таныш иде инде, гомер буе орлыкчылык белән шөгыльләндем бит. Чоры катлаулырак булды. Без бит – бәләкәйдән үк СССРның байлыгы, куәте белән горурланып яшәгән кешеләр. СССРны да, социалистик системаны да таркатып, кабат капитализмга күчә башлагач, күп төрле кыенлыклар килеп чыкты, әлбәттә. Ләкин бит нинди система булса да, безнең төп байлыгыбыз – җир. Халык аны ташламады. Безнең инспекция һәрбер урында тиешле күләмдә орлык фондын туплауны, саклауны, лаборатор тикшерүләр уздырып, сыйфатын күтәрүне төгәл эшләнгән система буенча алып барды. Югары сортлы орлык юллау һәм аларны крестьян-фермер хуҗалыкларына, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә кайтару белән даими шөгыльләндек. Әле мин “Урал” колхозында эшләгәндә үк алып кайткан югары уңыш бирүче борчак акрынлап бөтен район җирләрен биләде. Элекке чор белән чагыштырганда, кырларыбызның уңдырышлылыгы күтәрелгән икән, монда сыйфатлы һәм югары сортлы орлыкның роле зур. 
– Раеф Закирович, авыл малаеның күңелендә бүген ниләр кайный? 
– Аларның барысын да сөйләсәң, бер китап кирәк булыр иде. 
– Алайса бер генә сорау. 80 ел шушы җирдә яшәгән кеше буларак, өмет-хыялларыгыз акландымы? 
– “Акландымы?” дигән сорау ул чынга аштымы дигәнне аңлатадыр инде. Әлбәттә, без авылның хәерчелегеннән, салам түбәләреннән, читәннәреннән, чабаталарыннан котылдык, өстәлләребездә без мәңге күрмәгән лимон, виноград кебек көньяк җимешләренә кадәр бар. Алты, унике сум пенсиядән башлаган авыл кешеләренең ихаталарында машина, газ кергән, өйләрдә заманча җиһазлардан, телевизорлардан файдаланабыз. Басуларда элек атлар белән икешәр-өчәр атна башкарган эшләрне куәтле техника көнендә башкарып чыга. Болар бик әйбәт, рәхмәт хөкүмәтебезгә. Ләкин шушы уңай күренешләр белән янәшә авылларның бетә баруына йөрәк әрни. Дөресен генә әйткәндә, безнең буын кешеләре күбесенчә бушка эшләде. Иртәнге дүрттән чыгып китеп, кичке караңгыга кадәр 365 көн ял итмичә, отпуск, санаторий, ял йорты дигән нәрсәләрне белмичә тырышты авыл кешесе. Ул әллә нинди хезмәт хаклары да, паспорт та сорамады, эшләде дә эшләде. Бер кат халаттан, бутыйдан салкын, дымлы фермаларда эшләгән, кулларыннан сәнәк төшмәгән, 40 литрлы бидонны күтәреп йөрткән савымчылар, тузанга, кибәккә батып басуда туфрак эшкәрткән, иген урган механизаторлар бүген дә минем күз алдымда. Аларның күпме пенсия алуын да беләм мин. Бик тә кызганыч, аларны мохтаҗлыктан коткара алмадык. Без бүгенге авылны бәхетле яшьләрнең гаиләләре белән гөрләшеп яшәп ятачак табигатьнең гүзәл бер почмагы булыр дип тырышкан идек. Алай булып чыкмавына дәүләтне генә дә гаепләп бетереп булмый. Дәрес, аңа да үпкә зур. Авыл хуҗалыгы продукциясенең бик арзан бәягә сатып алынуы, хезмәткә түләүнең түбән булуы, техниканың, ашламаның, ягулыкның елдан-ел бәясе күтәрелү, эшсезлек авылның киләчәген кисә. Шул ук вакытта яшьләрнең без күтәргән авырлыкларны күтәрергә әзер булмавы, аларның ничек булса да шәһәргә китү җаен каравы авылны картлар кулына калдыра. Моның Россия проблемасы гына түгеллеген дә аңлыйбыз. Күңелне бер сорау бимазалый: кешелек гүзәл табигатьтә яшәүнең өстенлеген гел аңламас микәнни? 
– Раеф Закирович, миңа да шушы соравың астына үземнең имзаны куярга рөхсәт итәсеңме? 
– Итәм, әлбәттә. 
Фоат Садриев, Татарстанның халык язучысы. 
Фото – Р.Гәрәевнең гаилә архивыннан.

 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: