Мөслим-информ

Чит җирдә олтан булганчы, авылыңда солтан бул!

Язма, авылда яшәп, туган нигезендә солтан булган авылдашларым турында.

Әле үзара салым килеп чыкканчы, моннан 7-8 ел­лар элек мәрхүм Салихҗан Вәлиев (урыны җәннәттә булсын) 18 кешедән торган исемлек төзегән иде. Бо­лар – Иске Карамалы һәм Күбәктә туып-үсеп, читтә дан казанган күренекле затлар. “Шулардан авыл үсешенә матди ярдәм со­рап карыйм әле. Нүжәли ярдәм итмәсләр?!” – ди. Әйе, исемлектән икесе авы­лыбызга изгелек эшләде. Рәшит Борһанов мәчет салдырды. Ә Зәки ага Исламовның уллары Ил­дус һәм Илгиз зиратны төзекләндерү, Сабантуй­га спонсорлык итүдән тыш авылдагы обелискны гөл итеп төзекләндереп куйды­лар. Калганнар – шымытыр!

Иске Карамалыга – 285 яшь. Аңа 1735 елда нигез салын­ган. Күбәк белән соңгы 70 елда, өйгә-өй тоташып, өч чакрым ярымлы авыл булып яшәсәк тә, 27 яшькә яшьрәк ул. Түреш кебек, өй саен шагыйрь, язучы дип тә мактанырлыгыбыз юк. Бердәнбер академик-профес­сорыбыз Флүн Мусин Мәскәүдә Ломоносов исемендәге универ­ситетта белем алган филоло­гия фәннәре докторы иде. Ту­ган нигезе таркалып, авылга төбәп кайтыр кешесе дә булма­ды бахырның. Шулай да 3-4 елга бер сабантуйларда күргәләдек. Икенче билгеле зат – Диктат Галиев. Төрле елларда Мөслим районы хакимиятендә җитәкче постларда эшләгән кеше. Ха­лыкка ул өченче секретарь бу­ларак таныш һәм якын. Күмелүе дә туган авылыбызда. 18 кеше­лек әлеге исемлектә Диктат абыйның кызлары булмаса да, кияүләренең авыл мәчетенә 60 мең сумлап акча калдырып киткәннәрен беләм. Күңелендә матур гамәлләр булган кешегә рәхмәттән башка сүз юк.

Иске Карамалының өске ура­мына (Яшьләр урамы) менсәгез, Әндереш, Яңа Сәфәр, Бәкәбез, Әмәкәй, Коммуна, Исәнсеф, Ок­тябрь һәм башка авыллар хал­кын да очратырсыз. Аларның балаларының туган авылы исә – Иске Карамалы. Моңа 1970 елда 13нче санлы “Алга” ПМКсы төзелү “гаепле”. МТС итеп нигез салынган аңа. Шулай итеп озын бер урам – килгән кешеләр. Ә балалары – безнеке! Кемне­дер Казан, Мәскәүләргә бирсәк, үзебезгә дә өлеш чыккан. Ул урамдагы ике катлы 2 йорт- коттеджга кызыккан чаклары­быз да булды. Мал асрамыйлар, имеш. Соңрак ничек кенә асра­дылар әле! Иске Карамалыда 350 башлы, Күбәктә 200 башлы көтүлек бар иде. Ашатыр җир аз, Усы урманына кадәр телне асы­лындырып барабыз. Кайтуы – мең газап. Ә хәзер – күп дигәндә 35 данә мөгезле эре терлек. За­манасы башка шул.

Ике авылның кыл уртасын­да утырса да, мәктәбебез – Күбәк урта мәктәбе. Дөрес, ике еллап Иске Карамалы урта мәктәбе бу­лып йөргән. Данлыклы дирек­торыбыз Зәйнак Вәлиев – мин беренче сыйныфка кергәндә колхозның партоешма секре­таре (2 ел тирәсе шул эштә бул­ган), ә җизнәсе Сәйдел Вәлиев мәктәп директоры иде. Аннан тоташ 9 ел Зайнак абый кул астында белем алдык. Дөрес, курка идек үзеннән. Чын ди­ректор булган ул. Әле алтынчы сыйныфта ук, кирәк әйберемне сорап, аңа гариза язып кертә идем. Бу бит – ул өйрәткән тор­мыш мәктәбе. Дәресләрен дә лекция итеп уздыра, конспект язу – мәҗбүри. Мәктәптән үк безне югары уку йортлары­на әзерләгән шәхес. Минти­мер Шәймиевне беренче тап­кыр президент итеп сайлаган­да ышанычлы кешесе булды. Ка­занда фатир белән бүләкләнеп, соңгы елларын шунда яшәде. Өч баласы да Казанда югары по­стларда эшлиләр. Төпчек улы Илнур – очучы, бәрәңге бакча­ларына посылка ташлап киткән кызык чаклар да булды.

Без бит әле игезәкләр авы­лы да. Югыйсә, суыбыз да на­чар, авызга алмалы түгел, ә игезәкләр туа. Монысы шаяр­ту булса, саннар болай – ун пар­дан артык игезәк авылыбызда туган, уннан артыгы – килен- кияү сыңарлары, әле оныклар, оныкчыклар да бар. 2007, 2012 елларда бөтен республиканы шаулатып игезәкләр фестива­ле уздырдык. Мактанырлыгы­быз бар.

Авылны кем бизи? Мисал­лар җитәрлек. Дүрт класс белем белән 87 яшенә кадәр шигырь язган Гөлфания әби Шәңгәрәева бар иде. Рифма-ритм төгәл. Та­бигый сәләте аны сәхнәләргә менгерде. 100 яшькә җиткән Фәгыймә Кәримовага, үзенең 4 баласыннан тыш, ятим оны­клары Инсаф һәм Илиза да “әни” дип үстеләр. Ходай кемгә бер гасыр гомер бирәсен үзе белә. Бөтен Мөслим районы­на 9 уллы бердәнбер гаилә дә – бездә генә. Хамматшиннар алар. Актанышның бер авылында 9 кызлы гаилә бар. Шуларны оч­раштырып, кичә ясау хыялын тормышка ашырып булырмы инде...

Озак еллар без Куйбы­шев исемендәге колхоз булып яшәдек. Урта кул рәтендә йөрде хуҗалык. Әмма ул чор рәхәт ел­лар булып хәтергә уелган. Авыл­да – ике кибет. “Туңдырма кайт­кан” дигән хәбәр бөтен авылга тарала. Берничә көннән тозлы балык яисә ирләр өчен тәпәндә сыра да була. Хәлвә савымчы­ларга гына сатылган кытлык ел­ларны да уздырдык. Әмма шу­нысы хак, 1988 елда урта урам­га асфальт җәелде. 1993 елда исә өйләргә зәңгәр ягулык – газ керде.

“Авыл бетә” дигән фикер күктән алынмаган. Безнең авыл җирлеге буенча һәр өченче өй буш. Әмма авылда калган замандашларым җирлекне яшәтәчәк әле. Алдагы буын ба­лаларын дыңгычлап шәһәргә тыгып бетерде дә, өй саен әби- бабай хәзер. Шуңа да безнең белән бергә авыл да картая. 285 яшь уен-муен түгел шул. Революциягә кадәр 2 мәчет, 6 указлы мулла тәртиптә яшәткән Иске Карамалыны. Ә хәзер бу тәртип юк. Киләчәккә ышаныч аз.

Йөреп торгач, төрек авыл­ларын да, ингушларның 25-30 мең кешелек станицаларын да, чеченнарның бик бай, өчәр кат­лы өйләрдән торган салаларын да, Египет һәм Туниста Афри­ка чүле авылларын да күрдем. Ашкынып кайтканым һәм бүген яшәгән җирем – Иске Карамалы.

Гөлназ Шәмси,

Иске Карамалы авылы  китапханәсе мөдире.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: