Мөслим-информ

Чит илгә ял итәргә барганда һәр турист истә тотарга тиешле кагыйдәләр

Бездә быелгы җәй челләгә үтә саран булды. Кызу кояш эзләп, Россиянең диңгез буе шәһәрләренә яки чит илгә сәяхәт кылучылар байтак. Күпләр мондый сәфәрләрне август-сентябрь аена ниятли. Чит илгә ял итәргә барганда, белгечләр кайбер кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә, дип яза "Интертат.ру" сайты.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кисәтә:

- Чит илгә сәяхәткә чыкканда, туроператорлардан, шулай ук, Интернет челтәрләрендә, барырга җыенган илдә эпидемиологик вазгыять турында кызыксыну кирәк. Чикләү чаралары, вакцинация уздыру зарурлыгы турында да белешү зарур. Хәер, туроператорлар һәм туристик агентлыклар үзләре дә бу хакта мәгълүмат бирергә бурычлы.

- Отель, пансионат яки кунакханә сайлаганда, канализация һәм су белән тәэминат үзәкләштерелгән булган урыннарны сайлау мөһим.

- Ял итәргә барганда, табиб белән киңәшләшү кирәк. Кайвакыт барасы илдәге климат сәламәтлек торышына туры килеп бетмәскә мөмкин;

Ял вакытында эчәк инфекцияләре һәм азык-төлек белән агуланулардан кәеф кырылмасын өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Үзең белән һәрвакыт дымлы салфеткалар яки сыек антисептик булса яхшы.

- балык һәм диңгез продуктларын чи килеш ашарга ярамый, гельминтозлар чыгу куркынычы бар;

- коры ком өстендә ятарга ярамый, бигрәк тә балаларга, юкса гельминтозлар белән йогышлыну куркынычы зур. Шезлонгларга, я комга сөлге яки япма җәеп яту хәерлерәк;

- яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга;

- азык-төлекнең яраклылык вакытына карарга; җылы якларда алдагы көннәрдән калган ризыкны ашау киңәш ителми.

- диңгез ярларында төрле экзотик ризык тәкъдим итеп йөрүче сатучылар була. Аларны авыз итеп караганда, игътибарлы булырга кирәк.

- эчәр өчен сыйфатлы су һәм эчемлекләрне генә кулланырга кирәк, сәнәгатьтә җитештерелгән шешәле су булса хәерлерәк, газлы эчемлекләрне кулланмаска. Салкын эчемлек сусауны баса дип уйлай - ялгыш фикер.

- кондиционерлар астында утырмаска;

- озакка сузылган, җәяүле экскурсия булганда, үзең белән су алу кирәк;

- баш авыртуыннан, эч китүдән, аллергиягә каршы дарулар алу зарур;

- бөҗәкләр тешләмәсен өчен, репеллент, мазьлар үзең белән булырга тиеш;

- отель яки пансионатта турист администраторга мөрәҗәгать итеп, бөҗәкләрдән эшкәртү, чистартуны таләп итәргә хокуклы;

- җәйге челләдә башка кияргә кирәк, кояшның артык кыздыруыннан саклану өчен тәнгә махсус крем, мазьлар сөртү кирәк. Кояш нурлары аеруча актив вакытта күләгәле урында яки бинада булу хәерлерәк;

- пляждан соң иң яхшысы душ керү;

- экзотик илләрдә хайваннар белән контактка кермәскә. Дөяләр, рептилияләр һәм кимерүче хайваннар белән сак булу зарур - аларның вирус чыганаклары булуы мөмкин.

"Безнең туристлар экзотик җанварлар белән фотографиягә төшәргә ярата. Кызганычка каршы, маймыл белән фотога төшү йогышлы авыруга кайтып калырга мөмкин", - ди Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Ялдан кайткач, сәламәтлекне, ким дигәндә, 21 көн дәвамында күзәтеп торырга кирәк. Әгәр бизгәк, эч китү, косу, температура, тәнгә тимгелләр чыгу кебек симптомнар булса, табибка мөрәҗәгать итү мөһим.

"Ялдан кайткач, хәлсезлекне еш кына акклиматизация белән бәйлибез. Иң яхшысы - диагнозны үз-үзеңә куймау, ә табибка күренү. Табибка кайсы көннәрдә, кайсы илдә булуны әйтергә кирәк", - ди Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина ял итәргә барганда, безнең илдә ясау мәҗбүри булган прививкалар булырга тиешлеген әйтә. Бу - дифтерия, кызамык, кызылча, тартышу авыруларына каршы прививкалар. Хаҗга барганда, шулай ук, вакцинация булу зарур. Бу хакта"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: