Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит илдә ял итәм дисәң, салымыңны түлә!

Көтеп алган җәйге ял вакытлары җитте. Дөнья матурлыклары белән ничек сокланачаксыз: җаваплы салым түләүче буларак үзегез сайлаган чит илдәме яисә, салымнарны янга калдырып, телевизор экраны аша яки Интернеттан гынамы? Бу бары тик үзегездән тора. Исегезгә төшерәбез: бюджетка бурычлары булган гражданнар чит илгә чыга алмый.

Салым буенча бурычларыгыз булса, ялыгыз җиткәнче, алдан түләп куегыз. Моның өчен өйдән дә чыгып йөрергә кирәкми: Россия Федераль салым хезмәтенең "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" интерактив сервисыннан файдаланыгыз. Бу сервис аша бурычны 30 партнер-банклар аша онлайн-режимда түләргә яисә теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанция чыгарып алырга мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар! Салым түләүне соңартмагыз, чөнки һәр соңарган көн өчен пеня салына, дип искәртә федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев