Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит ил паспортын ничек алырга?

Хөрмәтле гражданнар! Сез чит ил паспортын гариза нигезендә дистанцион юл белән Россия дәүләт хезмәте порталыннан www .gosuslugi.ru рәсмиләштергә хокуклы.( www.uslugiI.tatar.ru порталы белән бутамагыз!!!)

Өстенлекләре:

- Документларны тапшырырга язылырга һәм чиратта торырга кирәк түгел;

- Гаризаны электрон форматта үзегезгә уңайлы вакытта тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында бирә аласыз;

- Гариза миграция хезмәте хезмәткәре тарафыннан бер көндә карала, шуннан соң паспорт биргәнгә кадәр хезмәткәр сезгә гаризагызның каралуы турында шәхси кабинетыгыз аша хәбәр итеп торачак.

Эш итү тәртибе:

1) Сезгә www .gosuslugi.ru порталында регистрация үтәргә кирәк. Таләп ителгән документлар: паспорт һәм мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы. Шәхесне раслау өчен кодны активлаштырыга кирәк. Кодны активлаштыру "Ростелеком" үзәгендә берничә минутта башкарыл. Россия почтасы аша эшләгәндә бер атна вакыт кирәк булачак.

2) Чит ил паспорты бирү турындагы гаризаны электрон форматта тутырырга, санлы фотографияне куярга һәм миграция хезмәтенә җибәрергә.

Яңа буын чит ил паспортының өстенлекләре нәрсәдә?

Яңа буын чит ил паспортының иске төрдәгесеннән төп аермасы - микрочип урнаштырылган булуда . Микрочипта документка ия кеше турында санлы форматта тулы мәгълүмат саклана, шунлыктан ул югары дәрәҗәдә ялган документтан саклану да булып тора.

Электрон мәгълүмат тупланган яңа буын чит ил паспортлары миграция һәм чит илләрнең чик буе хезмәткәрләренең Россия гражданнары тәкъдим иткән документка булган ышанычын да арттыра. Документны югалткан очракта, аннан башка кеше файдалана алмый. Биометрик паспорт ияләренә аэропортларда махсус тизләтелгән регистрация узу мөмкинлеге тудырыла. Биометрик паспортлар рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез, чөнки иске төрдәге паспортлар белән барлык илләргә дә чыгып булмый. 2015 елның 1 гыйнварыннан Сәгуд Гарәпстаны илләре гыйбәдәт кылырга баручылардан яңа буын паспортлар булуын таләп итә. Иске паспорт белән хаҗ кылырга бару мөмкин булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев