Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык хакына

Районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе җирлегебезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен зур тырышлык куя. Узган ел башкарылган эшләр турында оешма җитәкчесе Радик Шәйсолтанов белән әңгәмә кордык.

– Радик Фаилевич, Мөслим урамнарының һәм күпфатирлы йортлар ишегалларының чисталыгы күзгә ташлана. 
– Республика программалары нигезендә район үзәге һәм күпфатирлы йортлар танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде әлеге территорияләрне төзек һәм чиста тоту кирәк. Оешманың урам себерүчеләре күпфатирлы йортлар ишегалларын, уен мәйданчыкларын даими чистартып тора. Аларның эше моның белән генә бетми әле, үз эшләреннән бушаган арада урамда газон чабучыларга, агач-куаклар кисүчеләргә дә ярдәмгә ашыга. Каты көнкүреш калдыкларын машинага төяшеп, территорияне чистартып куялар. Кыш көне ишегалларын кардан арындырып торалар. Шунысы куандыра: хезмәткәрләребез халык белән дә, җитәкчелек белән дә уртак тел табып, аңлашып эшли. 
– Яшелләндерү юнәлешендә башкарылган эшләргә дә тукталсагыз иде. 
– Куакларны һәм агачларны формалаштырып, вакытында кисү, аларга су сибү, чәчәкләр утырту, җирне йомшарту, чүбен утау, корткычлардан саклау – боларның һәммәсен үз вакытында башкару таләп ителә. Болар өстенә үлән чәчү, җир тигезләү, тырмалау эшләрен дә кушсаң, эшчеләребезнең буш вакытлары булмавын аңлавы кыен түгелдер. Узган ел 21 майга кадәр Мөслим җирлегендә 100 мең төп чыршы үсентесе, 500гә якын эре нарат, 240 төп каен, 180 төп чыршы агачлары утыртылды. 
– Яшелләндерүдә теплица хуҗалыгы эшчеләренең дә өлеше зурдыр... 
– Коллектив хезмәтчәннәре үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үти. Узган ел теплицада 50 меңнән артык чәчәк үстерелеп, Мөслим урамнарына, парк-скверларга утыртылды. “Кояшлы Ык” ял зонасында да чәчәклекләр, декоратив куаклар пәйда булды. Утырткан агач-куакларны, чәчәкләрне тәрбияләү – аеруча җаваплы эш. Үсентеләр матур булып үсеп китсен өчен суын да вакытында сибәргә, чәчәкләрне карап, чүп үләннәреннән арындырып, чистартып та торырга кирәк. Агач үсентеләре ныгып киткәнче казыкларга бәйләп кую да алар җаваплылыгында. Бу эшләрне башкарганда районның оешма-предприятиеләре дә ярдәм итә, аларга аеруча рәхмәтлебез. 
– Район үзәгендәге юллар торышы да сезнең җаваплылыкта дип беләбез. 
– Әйе, Мөслим эчендәге һәм авыл җирлекләрендәге гравий өслекле юлларны грейдер белән тигезләп торабыз. Кышын карлы һәм буранлы көннәрдә механизаторлар һәм шоферлар иртәнге икедән үк урамнарга кар чистартырга чыгалар. Техникабыз да шактый артты. Бу үз чиратында эшнең күләмен, сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Егетләребез федераль Сабантуйга әзерлек эшләрендә дә актив катнаша: ике амфитеатрның мәйдан өлешен тигезләп, сөзәклекләрне формалаштырып куйдылар. Кунакларны ашату ноктасының каркасы да корып куелды. “Киләчәк” паркында да байтак эш башкарылды. 
Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев