Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык икеайлыгына йомгак: Экологик хәлне яхшырту – үзебезнең кулда

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр Республика территориясендә, шул исәптән Мөслим районында да санитар-экологик икеайлык узды. Бу чорда җирлегебездә нинди чаралар үткәрелде? Икеайлык кысаларында нинди эшләр башкарылды? Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов белән әңгәмәбез шул хакта.

       – Алмаз Зөлфәтович, тирә-юнебезне тагын да матурлау, чистарту һәм җирлегебездә экологик хәлне яхшыртуны күздә тоткан икеайлык нинди шартларда узды?
       – Иң элек санитар-чистарту эшләрен координацияләү өчен оператив штаб төзелде, районда санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планы расланды. Һәм әйтергә кирәк, райондашларыбыз, һәрьелдагыча, чисталык икеайлыгына актив кушылды. Район буенча санитар чистарту чараларында барлыгы 8 меңнән артык кеше катнашты, 131 берәмлек техника җәлеп ителде. Оешма-предприятиеләр көче белән 60 мең квадрат метр мәйданда төзекләндерү, чистарту-җыештыру эшләре башкарылды. Район территориясеннән барлыгы 1 мең 300 кубометрдан артык төрле чүп-чар җыелып, полигоннарга чыгарылды. Узган ел бу чорда 1 мең 700 кубометр чүп-чар җыелган иде. Күрәсез, быел чыгарылган чүп күләме 400 кубометрга кимрәк булган. 
       Икеайлык кысаларында урамнарны һәм йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындырудан тыш, газоннар кисү, аларны чәчәкләр белән бизәү, агач-куаклар утырту, урманнарны, урман посадкаларын, юл буйларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, зират территорияләрен тәртипкә китерү, карт агачларны кисү, юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре дә башкарылды. 
       – Бер уңайдан җирлегебезне яшелләндерү юнәлешендә башкарылган эш күләменә тукталсагыз иде.
       – Әйтергә кирәк, агач утырту буенча күләмле эш башкарылды. Район буенча барлыгы 7 мең 201 төп агач һәм 843 төп куак утыртылды. Авыл җирлекләре арасында яшелләндерү буенча аеруча күләмле эш башкаручылар да булды. Әйтик, Мөслим авыл җирлеге буенча 2200 төп агач һәм куак утыртылды. Симәк авыл җирлегендә – 1 мең 800, Тойгелде җирлегендә 1 мең 150 төп агач утырттылар. Калган җирлекләргә дә, алардан үрнәк алып, үзләренең күрсәткечләрен яхшырту мөмкинлеге бар. 
Икеайлык чорында Мөслим урманчылыгы да агач-куаклар утырту буенча чаралар комплексы эшләде. Вәрәшбаш җирлегендә – 30 мең төп нарат, Нарат Асты урманында – 18 мең төп чыршы һәм район чигендә, Саклаубаш авылы янындагы урманда 60 мең төп чыршы утыртылды. 
       – Алмаз Зөлфәтович, элекке елларда икеайлык чорында чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре үткәрү белән бергә экологик рейдлар үткәрү дә традициягә әйләнгән иде. Бу юнәлештә эш быел да дәвам иттеме?
       – Әйе, әйләнә-тирә мохиткә зыян салучыларны ачыклау максатында төрле рейдлар үткәрелде. Икеайлык чорында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә урыннарда 16 тәртип бозу очрагы теркәлде. Иске Карамалы җирлегендә – 11, Мәлләтамак авыл җирлегендә – 3, Тойгелде һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә 1ешәр очрак теркәлде. Шуның нәтиҗәләре буенча 5 физик затка административ беркетмә төзелде. Калганнары белән эш алып барыла. Шунысын әйтәсем килә: нигә әле Иске Карамалы авыл җирлеге 11 хокук тәртибен бозучыны ачыклаганда калганнар таба алмый? Әллә башка җирлекләрдә тиешсез урынга чүп түгүчеләр юкмы, барысы да тәртиптәме? Дөресен әйтергә кирәк. Безгә халык белән эшләү, аңлату, кирәк урында катгый чара күрү җитми. Мондый шартларда без санкцияләнмәгән чүплекләрне мәңге бетерә алмаячакбыз. Табигатькә зыян салучыларны табып, аларны бөтен халык алдында фаш итү, андыйларга карата административ чара куллану гына үз нәтиҗәсен бирәчәк, минемчә. 
       Тулаем район буенча икеайлык чорында 48 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, шуның 35е бетерелде. Чүплекләрне юк итү өстендә эш дәвам итә. Баланлы, Исәнсеф, Үрәзмәт, Октябрь, Тойгелде авыл җирлекләрендә ачыкланган чүплекләрне рекультивацияләү буенча килешүләр төзелде, бу чүплекләр июнь аенда бетереләчәк. Әйтергә кирәк, узган ел белән чагыштырганда рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннары кимегән. Узган ел 63 санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланган иде. 
Соңгы елларда чүплекләрне чистарту өчен генә дә ел саен 1 миллион сумга якын акча сарыф ителә. Әлеге акчалар башка максатларга тотылса, билгеле, әйбәтрәк булыр иде. Бу уңайдан тәкъдимем дә бар: безгә, авыл жирлекләре башлыклары белән җыелышып, чүплекләрдән арынуның нәтиҗәле юлларын табарга кирәк. Булган чүплекләрне тулысынча бетерү өчен, үзара салым акчалары хисабына рекультивация үткәреп, әлеге мәйданнарга үлән hәм агач утырту максатка ярашлы булачак. Шуны да әйтергә кирәк: икеайлык төгәлләнүгә карамастан, Мөслимебездә санитар-экологик хәлне яхшырту буенча эшләр дәвам итәчәк. 
       Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
       Фото – Матбугат үзәге архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев