Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык мәсьәләсендә авылларда тәртип урнашып килә

Мөслимдә санкцияләнмәгән чүплекләргә нокта куелып бара. Хәер, Мөслимнең үзендә генә түгел, авылларга да тәртип керде. График нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыю машинасы бу эшне җайга салды.

Мөслим телевидениесенең иҗат төркеме авыллардагы тәртип буенча чираттагы тикшерүен уздырды. Нәтиҗәләр нинди икән?

Су буена илтә торган юлда чүп-чар өеме күреп борчылдык. Кайчандыр шушы урын авыл чүплеге булган, күрәсең. Хәзер исә монда хуҗасыз этләр ияләшкән. Бу мәсьәләне авыл җирлеге башлыгы хәл итәр, дип ышанабыз.

Чираттагы тукталыш - Метрәй авылы. Авыл эче һәм су буе чисталык белән каршы ала. Чүпне махсус машиналарга күнегеп беткән авыл халкы әлеге хезмәткә уңай фикердә. Ике дистә елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән шушы авыл кешесе Мәдинә апа Хәйретдинова Метрәйдә 50 ел гомер итә. Авылларыбыз күзгә күренеп чистара, төзекләнә, дип сөенечен белдерде ул.

Әйе, чүплекләр бер генә җирлекне дә бизәми. Яшәгән җиребезгә пөхтә, сак караш тәрбияләгәндә генә, табигать-анабыз безгә рәхмәт әйтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев