Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чисталык икеайлыгы дәвам итә

Чисталык икеайлыгы кысаларында узган өмәләр вакытында район территориясеннән 178 кубометр чүп чыгарылган. Каты көнкүреш калдыклары чүп полигонына озатылган. Бу эшкә 27 махсус техника һәм 1500 дән артык кеше җәлеп ителгән.

18 апрельдә узган шимбә өмәсендә район үзәгендә генә дә 700 гә якын кеше катнашты, 34 кубометр чүп түгелде. Оешма-предпиятиеләр үз территорияләреннән тыш, үзләренә беркетелгән урамнарда да чистарту-төзекләндерү эшләре алып бардылар. Газ участогы, район эчке эшләр бүлеге, мәдәният бүлеге, гимназия, аграр көллият филиалы, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар өмәдә аеруча активлык күрсәтте.

Бу уңайдан шәхси хуҗалыклар да үз ихаталарын һәм капка төпләрен тәртипкә китерү, чистарту, урамдагы төзелеш материалларын алу буенча эшләсә, җирлегебез тагын да матураеп калыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев