Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чиста су" программасы буенча су линияләре ясала

"Мөслим инженерлык челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, быел Мөслимдә су белән проблема юк. Бүген җәмгыять эшчеләре "Чиста су " программасы нигезендә аэропорт микрорайонында торбалар үткәрү белән шөгыльләнәләр.

Кооператив урамының "Ләззәт -2" кибете артында яңа канализация торбалары салу эше дә дәвам итә. Киләчәктә аларны үзәк чистарту корылмасына тоташтыру күздә тотыла. Чистарту корылмасында исә эшчеләр идәнгә бетон салу һәм су җыю савытлары урнаштыру белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев