Мөслим-информ

Чишмәләрнең рәнҗешен алмыйк!

Күптән түгел генә чишмәгә баргач күңелсез күренешкә тап булдым. Чүп контейнеры куелса да, тирә-юне чүп-чар белән тулган һәм анда ниләр генә юк?!

Соңгы елларда җирлегебездә чишмәләрне төзекләндерү, территорияләрен матурлау буенча күп эш башкарылды. Бу эш әле дә дәвам итә. Бүген һәр авыл җирлегендә зәвык белән төзекләндерелгән, матурланган чишмәләрне очратырга мөмкин. 
Метрәй авылында 2016 елда хөрмәтле райондашыбыз Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә “Хәләф” чишмәсе ачылган иде. Аны төзекләндерүдә Хәләф аганың уллары Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар башлап йөрде һәм үз финанс средстволарына төзелеш эшләрен башкарды. Чишмә тирәсен яшелләндерү һәм төзекләндерү өчен җирлек халкыннан җыелган үзара салым акчасы да җәлеп ителде. Аны төзекләндерү, территориясен яшелләндерүдә Метрәй авылы аксакаллары, бюджет хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтләрен куйды. Чишмә территориясендә ял итү, бәйрәмнәр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырылды. “Хәләф” чишмәсенә ял итү, су алу өчен дә килүчеләр күп. 
Күптән түгел генә чишмәгә баргач күңелсез күренешкә тап булдым. Чүп контейнеры куелса да, тирә-юне чүп-чар белән тулган һәм анда ниләр генә юк?! Ял итүчеләрдән калган чүп-чар гына булса, аңлашылыр иде әле. Хәтта хатын-кызның гигиена кирәк-яракларына кадәр ташлап киткәннәр. 
Җәмәгать, чишмә яны чүплек түгел! Һәр кеше шулай чүп ташлап китә башласа, тагын бер елдан аның тирәсе чүп-чар өеменә әйләнәчәге көн кебек ачык. Бирегә контейнерны өйдән чүп ташыр өчен куймаганнар. Хөрмәтле райондашлар, кеше хезмәтен, табигать-анабызны хөрмәтләргә өйрәник! Күпме кешенең хезмәте белән булдырылган матурлыкны бергәләп саклыйк! Бездән күреп, балаларыбыз, оныкларыбыз да тәртипкә өйрәнер. Чөнки алар безне кабатлыйлар. Читтән килүчеләр, “Хәләф” чишмәсе тирәсендәге тәртипсезлекне күреп, җирлегебездә яшәүчеләрнең күңелләрен дә шундый ук хәлдә дип бәяләмәсме?! 
Авыл җирлекләре Уставының җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр турындагы 5 маддәсе 20 пунктында күрсәтелгәнчә, җирлектә яшәүчеләрнең ялын оештыру, ял итү өчен уңайлы урыннар булдыру һәм аларны тәртиптә тоту авыл җирлекләре җаваплылыгына тапшырылган. Димәк, биредә чисталык булдыруда Метрәй авыл җирлегенең дә игътибары җитеп бетмәгән. 
Күптән түгел генә Казанда укуларда булырга туры килде. Шунда халыкның “Чиста су” дигән киосктан 20-40ар литрлы савытлар белән су алып киткәнен күреп, гаҗәпкә калдым. Биредә эчәргә яраклы чиста су саталар. Суны ике көнгә бер Питрәч районыннан китерәләр икән. Чөнки шәһәрнең Мирный бистәсендә эчәргә яраклы су юк. Шул сәбәпле биредә яшәүчеләр чиста суның литрын 4 сумнан сатып алалар. Ә без Аллаһы Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәтне саклый белмибез. Аллаһы Тәгалә: “Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз”, – диде. Кешеләр күп вакыт нәкъ менә нигъмәтнең кайдан килгәнен оныта шул. Җәен чишмәләргә, елга буйларына ял итәргә килүчеләр тагын да арта. Алда – Сабантуй бәйрәме. “Хәләф” чишмәсенә су алырга, ял итәргә килүчеләр дә күп булыр. Хәләф аганың бәйрәмгә кунакка кайткан туганнары да чишмәгә килми калмас. Алга таба мондый күңелсез күренешне булдырмыйк! Чишмәгә килгән һәркем үзеннән матур эз калдырыр һәм “Хәләф” чишмәсе иң чиста һәм тәртипле урын булыр, дип өметләнәм. 

Фәридә Гайнетдинова. 

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: