Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында конкурс игълан ителә

2015 елның 10 апреленнән алып Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси затлар һәм оешмалар арасында конкурс игълан итә. Чишмә территорияләрен төзекләндерүчеләр арасында узачак әлеге конкурс табигатькә карата сакчыл караш, булган чишмәләрне тәртипкә китерү, яңаларын булдыру һәм халыкны чиста чишмә суы белән тәэмин итү максатын күздә тота.

Катнашырга теләүчеләр башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлегенә текст һәм фотосурәт формасында конкурс материалларын алып килергә тиеш. Эшләр 10 апрельдән алып 15 августка кадәр кабул ителә. Беренче урынга - 6500 сум, икенче урынга - 4000 сум, өченче урынга - 2500 сум күләмендә акча биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев