Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмә суы кирәк!

Үрәзмәт, Бүләк, Сикия, Яңа Үрәзмәт авылларын берләштерүче Үрәзмәт авыл җирлеге кунакчыл халкы, төзек йортлары белән аерылып тора. 139 хуҗалыкта бүгенге көндә 342 кеше гомер кичерә. 

– Җирлегебездә яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр булса да, халык санының елдан-ел кимүе борчый. Үрәзмәт башлангыч белем бирү мәктәбендә биш бала белем ала, балалар бакчасына өч нәни йөри. Авылда фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәдәният йорты, мәчет эшли. Дүрт авыл халкын Илсур Камаловның кибете көнкүреш товарлары, ашамлыклар, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Шунысы куанычлы –  шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асраучылар саны әз түгел, җирлек халкы 500гә якын терлек тәрбияли, – ди Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов.
Җирлектә кошчы Илгиз Зиннуров үз эшен җәелдергән. Күпләп каз һәм чебиләр үстерүче Илгизәр Газетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы да шушы җирлектә эшли. Ул һәр сезонда 3 меңнән артык каз һәм чеби үстереп сата. 
Авыл халкы авылларны төзекләндерүдә үзара салым акчасының ярдәме зур булуын билгеләп үтә. Үрәзмәт, Бүләк, Сикия авыллары халкы үзара салымны һәр кешедән бер мең сум күләмендә җыйса, Үрәзмәт-Чишмә авылында, 3600 сумнан җыеп, 50 мең сум күләмендә акча тапшырганнар. Үрәзмәт авыл җирлеге, үзара салым җыюны 100 процентка үтәп, дәүләткә 342 мең сум күләмендә акча тапшырды һәм хөкүмәт аны дүрт мәртәбә арттырып кайтарды.
Үзара салым хисабына Бүләк авылында 156 мең сумга күпер ремонтланган, 30 метр озынлыкта су линиясе алыштырылган. Үрәзмәт авылында чишмәне су линиясенә тоташтыру эше башланган иде. Бу эшне быел төгәлли алмаганнар. Үрәзмәт халкы эчә торган суның тәмсез һәм сыйфатсыз булуыннан зарлана. Су кертү – төп бурыч, ди җирлек башлыгы.
Чишмә авылында 250 мең сумга урам юлына ремонт үткәрелгән. 450 метр аралыкта Бакча белән Урожай урамнары тоташкан юл эшләнгән. Җирлектә алга таба да уңай якка үзгәрешләр булыр әле. Үрәзмәт авылы территориясендә төзелеп килүче роботлаштырылган сөтчелек комплексы да бик күпләрне эшле итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев