Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЧИРМЕШӘН КЫЗЫ "ТАТАР КЫЗЫ" БӘЙГЕСЕН КАЗАНГА КИТЕРДЕ

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА Фото: Рамил Гали Ниһаять, тагын бер милли бәйге тәмам: "Татар кызы - 2017" билгеле булды. Тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан булган, хәзерге вакытта Казан федераль университетында укучы Гөлназ Гатина бу исемгә чыннан да лаек иде. 2016 елда бәйгедә Башкортстан кызы җиңү сәбәпле, быелгы бәйгенең финал этабы Уфада...

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Рамил Гали
Ниһаять, тагын бер милли бәйге тәмам: "Татар кызы - 2017" билгеле булды. Тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан булган, хәзерге вакытта Казан федераль университетында укучы Гөлназ Гатина бу исемгә чыннан да лаек иде.

2016 елда бәйгедә Башкортстан кызы җиңү сәбәпле, быелгы бәйгенең финал этабы Уфада узды. Башкаланың иң эре концерт залларының берсендә - "Башкортстан" мәдәни-күңел ачу үзәгендә мең кеше сыйдырышлы залга Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар халкы җыелды. Тамашачылар өчен фойеда заманча татар сәнгате күргәзмәсе, татар кул эшләнмәләрен сату, милли тәм-томнар белән чәй эчү оештырылган иде.

Һәркемгә үзенеке кадерле

Тамашага билетлар ирекле сатуга куелмаган. Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билетларның төбәкләрдәге иҗтимагый татар оешмаларына таратылуын әйтте. Әмма концерт башланырга биш минут кала да тамашачылар залында кеше бик аз иде. "Зал да тулмас микәнни?" дип аптыравым урынсыз булып чыкты - тамашага чакырып соңгы кыңгырау чыңлауга залга сәхнә артыннан делегация-делегация халык агыла башлады. Баксаң, төбәкләрдән килгән вәкилләр сәхнә артында кызларга ярдәм итәргә кергән булганнар. Истә калганы исә шул булды - сәхнә артында, сәхнә тирәсендә йөрүче кызларның кайсы конкурсант, кайсы конкурсантның дусты, кайсы гади тамашачы икәнен аеру авыр иде, чөнки бәйрәмгә килгән һәр яшь кыз - катнашучысы да, тамашачысы да биредәге милли рухны сизеп килгәннәр. Ул кичне гади, көндәлек киемле яшь кыз күрмәдем дисәм, ялгышмам - кызларда бары тик чигүле милли кием һәм калфаклар гына күзгә чалынды.

Тамашачылар арасында төркем-төркем булып йөрүче җанатарлар да бар иде, кайбер төбәк вәкилләре хәтта плакатлар язып килгән. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсеннән конкурсант Рузалина Туктарованың, Мәскәү вәкиле Диана Аверинаның сәхнәдәге һәр адымын диярлек залдагы җанатарлары көчле алкышларга күмде, плакат күтәреп куәтләп тордылар.

Сәхнәдәге тамашаның беренче минутларыннан ук бәйрәмнең рухы билгеле булды - ул мәгърурлык белән сугарылган миллилек. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихи татар күренешләрен сурәтләгән, татар халкына һәм аның традицияләренә дан җырлаган номерлары Татарстанның һәм Башкортстанның сәнгать әһелләре, эстрада артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Илһам Вәлиев, Идрис Газиев дәрәҗәсендәге осталарның чыгышлары бәйрәмнең дә дәрәҗәсен күтәрде дияргә була.

Ә бәйрәмнең махсус кадерле кунагы Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова иде. Ике тапкыр чыгыш ясап, дүрт җыр башкарды ул - ике татар җыры, бер рус җыры һәм бер инглиз җыры. Ә менә журналистларның сорауларына татарча җавап бирүдән баш тартты Динә. " Мин хәзер Мәскәүдә яшим, татарча аралашырга бөтенләй мөмкинлегем юк", - диде ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев