Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиләбегә - Сабантуйга. Безнекеләр сабантуйны шулай гөрләтә

Татарлар яшәгән читтәге төбәкләрдәге Сабантуйларны үткәрүгә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү, Сабантуйның асылын, милли рухын пропагандалау, шуның белән бергә татарны дөньяга танытуны да күздә тотып үткәрелүче чаралар Татарстан Республикасы хөкүмәте карары нигезендә башкарыла, дип яза безгә Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов .

Без шактый еллар инде Чиләбе шәһәре, Чиләбе өлкәсе Сабантуйларында катнашабыз. Өлкә даруханәләр челтәре хуҗасы Лена Колесникова җитәкләгән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы да милли традицияләрне торгызу, яңарту, татар халкының мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә күпкырлы эш алып бара. Чиләбе өлкәсе белән Мөслим районы арасында чын дуслык җепләре сузылган, иҗат коллективлары белән алмашу, Мөслим Сабантуйларында тәҗрибә уртаклашу һәр ике як өчен дә файдалы гамәлләр булып яши.

Чиләбелеләр дә быел, бәйрәмне изге Рамазан аеннан соң үткәрергә карар кылып, Сабантуйны 8 июльгә билгеләгәннәр. Безнең делегацияне хөрмәт белән каршы алдылар, 60 ка якын мөслимле кунакны гражданнар авиациясенең Троицктагы авиация-техник көллияте тулай торагына урнаштырдылар, ашханәсендә тукландырдылар.

Кичтән үк безнең районга билгеләнгән территориядә корылган палаткаларга туган як музееның күчмә экспонатлары урнаштырылды, татар ихатасы җиһазланды. Көн буена ишек алдыннан кеше өзелмәде. Өлкә губернаторы Борис Дубровский да, хөрмәт күрсәтеп, Сабантуйга сәфәрен безнең ихатадан башлады. Әлбәттә, аның белән бергә бәйрәмгә килгән барлык олы кунаклар да булды. Аларны "Мөслим тугайлары" фольклор, "Ык буйлары" җыр-бию ансамбле кайнар сәламләде. Сабантуйны ачу тантанасында да мөслимнәргә шактый зур җаваплылык йөкләнгән иде. Халыклар дуслыгына корылган хореографик-музыкаль композициядә безнең танылган коллективларыбыз чыгыш ясады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзәрия Шакирова тантананы алып баручыларның берсе булды.

Үзәк сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова, Башкортостан Республикасы вәкилләре Сабантуйда катнашучыларны, кунакларны сәламләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Рамил Муллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кайнар сәламнәрен, ихлас котлауларын, шулай ук мөслимле райондашларның сәламнәрен җиткерде. Мөслимнең җыр-бию осталары, "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле Сабантуйда катнашучыларга зур концерт күрсәттеләр һәм алар күңелендә бик җылы тәэсир, соклану хисләре калдырдылар.

Чиләбе өлкәсе - Уралның сәнәгать һәм мәдәният үзәге. Илебезнең оборонасы өчен дә зур әһәмияткә ия төбәк. Өлкәдә 3,6 млн кеше, 100 дән артык милләт яши. Алар арасында 2,9 миллионын - руслар, 205100 ен - татарлар, 160000 нән артыгын башкортлар тәшкил итә. Сабантуй өч телдә дә алып барыла. Башкортостан Республикасы районнарыннан да делегацияләр, иҗат төркемнәре күп килгән иде.

Чиләбе өлкә Сабантуе югары оештыру дәрәҗәсе белән күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Халыкның бәйрәмгә күпләп җыелуы, өлкәнең күп төбәкләреннән, шәһәр-районнарыннан килүләре Сабантуйга булган ихтыяҗның зур булуын күрсәтә. Шунысы куанычлы: халык кызыксына, актив, битараф түгел. Сабантуй уеннарының балалар, зурлар өчен дә аерым оештырылуы активлыкны тагын да арттыра.

Сабантуй тәмамлангач җыенып кайтыр юлга чыктык. Көн буе кояш астында йөреп кызарган йөзләребез татар милләте өчен ихлас хезмәтләребездән, тырышуларыбызга сөенүдән тагын да балкыды, күңелләрдән юл буе җыр булып ташыды. Ил-көннәребез тыныч булсын, алдагы елларда да Сабантуйларны бергәләр бәйрәм итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев