Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиләбе сабантуенда мөслимлеләр якты эз калдырды

Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзович Муллин җитәкчелегендә райондашларыбыз Чиләбе өлкә Сабантуенда булып кайттылар. Чиләбе якларына өченче ел дәвам иткән сәяхәт быел да бик уңышлы булды.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы белән янәшә Мөслим ихатасы бәйрәм кунакларын һәм вазифадагы затларны каршы алырлык дәрәҗәдә зәвыклы бизәлгән иде. Мөслимлеләр Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Александрович Дубровский, Чиләбе өлкә татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Рафиковна Колесникова, Троицк районы башлыгы Александр Гиоргиевич Виноградов һәм кунакларны ачык йөз, тәмле сүз, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән каршы алды. Рамил Хәмзович губернаторга чигүле түбәтәй һәм, мөслимлеләр генә ясый белгәнчә, розалар белән бизәлгән чәкчәк бүләк итте.

Мөслим үзешчәннәре зур сәхнәдә дә сынатмады. Казаннан килгән халык җырчысы Римма Ибраһимова белән янәшә "Мөслим тугайлары" халык фольклор, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбльләре, "Мөслим бизәкләре" балалар бию коллективы һәм үзешчәннәр искиткеч матур чыгыш ясадылар. Өлкә Сабантуен үткәрүгә лаеклы өлеш керткән өчен район башлыгы Рамил Муллинга, бәйрәмне алып баручы Гөлзәря Шакировага Чиләбе өлкә татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Л. Р.Колесникова Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хәрби аэродром территориясендә үткән өлкә Сабантуенда инә төртерлек тә урын юк иде. Бәйрәм рус, татар, һәм башкорт телләрендә алып бурылуы белән дә үзенчәлекле булды. Бездәге кебек анда да халык милли көрәшкә мөкиббән икән. Атлар чабышы, төрле аттракционнар оештырылган, балалар өчен атта, дөядә йөрү мөмкинлеге тудырылган, халыкка сәүдә һәм туклану хезмәте күрсәтү дә үз югарылыгында. Бәйрәмдә Казахстанның Кустанай шәһәре, Башкортстанның Мәчетле районы үзешчәннәре, Алабуга шәһәренең "Кама таңнары" бию ансамбле дә үз чыгышлары белән Сабантуйның культура программасын баеттылар. Шулай да безнекеләрнең чыгышы миллилеге, күмәк номерларның, театральләштерелгән күренешләрнең күп булуы, күз явын алырлык сәхнә киемнәре белән аерылып торды.

Шулай итеп, татарның бөек улы Габдулла Тукай эзләрен саклаган Троицк шәһәрендә мөслимлеләр дә якты эз калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X