Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикләүләрне үтәмәгән

Мөслим районында элек хөкемгә тартылган ир-ат административ күзәтү таләпләрен бозган өчен хөкем ителгән.

Район прокуратурасы элек хөкем ителгән Мөслим кешесенә карата дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 314.1 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул федераль закон нигезендә суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәгән.
2018нчы елның октябрь аенда суд карары белән гаепләнүчегә карата административ күзәтү һәм төнге сәгатьләрдә торак бинадан чыгуны тыю, эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килеп теркәлү рәвешендә административ чикләүләр билгеләнә. Әмма административ күзәтүдә булган чорда гаепләнүче берничә тапкыр административ хокук боза, административ чикләүләрне үтәми: төнлә өйдә булмый, җәмәгать урынында исерек хәлдә була. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 8 айга ирегеннән мәхрүм итте. Җәзаны ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Карар законлы көченә керде.   
Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев