Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чикләүләрне бозган

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 7 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны каты режимлы колониядә үтәчәк. Карар үз көченә кермәде. 

Район прокуратурасы 47 яшьлек гражданга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ ҖКның 314 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. 
Ягъни гражданга административ күзәтү билгеләнеп, ул административ чикләүләрне яисә суд тарафыннан федераль законда каралган чикләүләрне үтәмәгән һәм җәмәгать тәртибенә яисә куркынычсызлыгына кагылучы административ хокук тәртибен бозган. Судта билгеләнгәнчә, 2017 елның октябрендә гаепләнүчегә берничә төр чикләү белән административ күзәтү билгеләнгән булган. Әмма ир-ат тиешле нәтиҗәләр ясамаган, төзәлү юлына басмаган һәм берничә тапкыр суд билгеләгән чикләүләрне бозган. Мәсәлән, 2018 елның июненнән августына кадәр берничә тапкыр гаепләнүче яшәү урынында булмаган. Шул ук вакытта ул административ җаваплылыкка да тартылган булган, шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 7 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны каты режимлы колониядә үтәчәк. Карар үз көченә кермәде. 

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X