Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чик сагында уяу торган

1969 елның марты. Совет-Кытай чигендә канлы бәрелешләр бара. Бу хакта ул вакытта кем генә хәбәрдар булды икән?! Бу вакытта Симәк урта мәктәбендә укып йөргән ундүрт яшьлек Реналга да кытай ни дә, япун ни?! Дүрт елдан армия яше керәчәген дә уйламый әле ул. Чик сакчысы булачагы, ике арадагы сәяси хәл тагын да киеренкеләнгән бер чорда Совет-Кытай чиген саклаячагы башына да килми.

Егет 10 классны тәмамлаган елны әтисе Садир абыйны һәм әнисе Мәгъмүрә апаны дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан килүчеләр, авыл советына чакырып алып, сөйләшүләр алып барганда да күңелендә бернинди “шик” тумый. 1940 елда армия хезмәтенә алынып, Польша чиген саклаган Садир абый гына бу “визит”ның юкка түгеллеген чамалый. Тик торганда дөньядагы сәяси хәл турында сөйләмәсләр, нәсел-нәсәпне җентекләп тикшермәсләр дип уйлый. 
Юраганы юш килә: унсигезе тулуга Реналны комсомол юлламасы белән чик буе гаскәрләренә озаталар. Казахстандагы Кызыл Байраклы Көнчыгыш чик буе гаскәрләре округының Маканчи исемендәге 30нчы отрядына эләгә егет. Аларны Фрунзе шәһәренә уку-өйрәнүләргә җибәрәләр. 5 ай дәвамында хәрби, сәяси, физик һәм мораль яктан бик нык әзерлиләр. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, отрядның Карабас исемендәге 12нче чик буе заставасына хезмәткә җибәрәләр Ренал Рәхимовны. 
– Ул елларда Совет-Кытай чиге, иң озыннардан булып, 7 мең километрдан артыкка сузылган иде. Безнең заставага аның 25 километры туры килде. Чик саклауның төрләре берничә: “засада”, “заслон”, “дозор”, “часовой границы”, “технические средства”... Чик сакчысы көн саен приказ нигезендә аларның – әле бер, әле икенче төренә билгеләнә, – дип сөйли Ренал. 
Карабас заставасының бер ягында – тау итәге, икенче ягында – дала. Чик аша чебен дә очып чыгарга тиеш түгел. Солдатлардан аеруча уяу булу сорала. Сөреп, профиль белән эшкәртелгән 8-10 метр киңлектәге контроль эз полосасын сигез сәгать дәвамында туктаусыз карап йөрисең. Төнге сәгатьләрдә полосаны һәм әйләнә-тирәне фонарь белән яктыртырга кирәк. Өлкән сакчы башын да күтәрми әлеге участокны карап бара. Нарядның 50 метр артта баручы кече сакчысы тирә-якны күзәтә. 
– 1975нче елның 29 мартында чираттагы төнге нарядка Юрий Акинчев белән чыктым. Төнге сәгать 1ләр тирәсендә контроль полосаны кисеп чыккан эзгә юлыктым. Кар өстендә ярылып яткан эзләр чик бозучының ерак китмәгәнлегенә ишарәли иде. Кече сакчыга мине 20 метр артта күзәтеп барырга боердым. Эз буйлап барып, ерак булмаган куаклар арасында качып баручының шәүләсе шәйләнде. Чик бозучыны куып тотканнан соң, инструкция буенча заставага таба өч ракета җибәрдем. Озак та узмый тревога төркеме һәм контрразведчиклар килеп җитте, – дип, хәтерендә 45 ел элек булган вакыйгаларны яңартты райондашыбыз. 
СССР дәүләт чиген бозучыны хәрби трибунал хөкем итә. Ю. Акинчев һәм Р. Рәхимовның батырлыгы турында 2086нчы хәрби частьнең политбүлеге барлык заставаларга листовка тарата. Хәрби хезмәттә уяулык күрсәткән өчен Ренал 14 көнгә ялга җибәрелә (ул вакытта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә ялны бик сирәк бирәләр). 
Шул ук елның ноябрендә тагын бер чик бозучыны тоткарлый ул. Ил чиген саклауда кыюлык һәм батырлык күрсәткән өчен Р. Рәхимов “Отличник погранвойск II cтепени”, “Отличник Советской армии”, “50 лет Краснознаменного Восточного пограничного округа” күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 
Егет армиядән кайткач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумының электрлаштыру һәм механикалаштыру бүлеген тәмамлый. Колхозда – энергетик, “Сельхозэнерго”ның район берләшмәсендә – баш инженер, энергонадзор системасында – инспектор, “Транснефть” компаниясендә мастер булып эшли. Әлмәт электр челтәрләренең район бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыга. 
Районның төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләре узган ел беренче тапкыр Чик сакчылары көнен бергәләп билгеләп үткән иде. Кызганыч, быел алай җыелу мөмкинлеге юк. Ренал, барлык чик сакчыларын бәйрәм белән тәбрикләп, гаилә иминлеге, сәламәтлек, ил-көннәребезнең имин булуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев