Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Чөгендерле салат

2 уртача зурлыктагы чөгендерне пешереп, ә кишерне чи килеш угычтан уарга. 100 г ак йөзем җимешен җылы суга салып җебетергә, 4 йомырканы пешереп, угычтан уарга. 100 г угычтан чыгарылган сырны 2 тырнак вак кына туралган сарымсак һәм майонез белән болгатырга.

Тирән савытка полиэтилен пакет җәеп, салатны катлап ясарга, һәр кат саен майонез сыларга: чөгендер, кишер, сыр, йомырка, йөзем җимеше, чөгендер. Салатны 2-3 сәгать суыткычта тотканнан соң, савытны әйләндереп тәлинкәгә капларга һәм салат тау формасында килеп чыга.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев