Мөслим-информ

Чернобыль һәлакәтенә 31 ел. Бу афәтне үз күзләре белән күргән Мирхафизан Исмәгыйлев истәлекләре

1986 нчы елның 26 апреле илебез тарихын икегә бүлде: авариягә кадәр һәм аннан соң. Нәкъ шушы кара төндә бөтен дөнья халкы теленә Чернобыль сүзе килеп керде.

Төнге 1 сәгать 23 минутта Чернобыль шәһәре янында атом электр станциясенең дүртенче блогында шартлаулар була. Моның ни дәрәҗәдә зур фаҗига икәнен кешелек аңламый әле: машина залы өстендәге ялкын белән янгын сүндерүчеләр төн буе көрәшәләр, шартлау вакытында дүртенсе блокта дежур торучылар да үз-үзләрен аямый эшли. Аларның күбесе һәлак була. Әлеге фаҗига, аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында халыкка берникадәр вакыттан соң гына җиткерелә башлый. ЧАЭС янындагы 30 чакрымлы зонага бөтен илдән дүртенче блокны һәм аның янындагы территорияне зарарсызландыру өчен белгечләр китерелә, армиянең регуляр һәм резерв частьләре чакырыла. Соңрак аларның барысын да "ликвидаторлар" дип атыйлар. Ликвидаторлар хәтәр зонада чиратлап эшли: максималь радиация дозасы алучылар китә тора, алар урынына яңалары килә. Ликвидация буенча төп эш 1986-1987 елларда башкарыла. Анда ил буенча 240 мең кеше катнаша. Соңгы еллардагы эшләүчеләрне дә исәпкә алганда, гомуми ликвидаторлар саны 600 меңгә җитә. Татарстаннан Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә 3500 кеше катнаша. Ликвидаторлар сафында райондашларыбыз да була. Аларның берсе - Мирхафизан Исмәгыйлев (рәсемдә), бүгенге көндә Мөслим районы Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләүчеләр оешмасын җитәкли.

Мирхафизан абый яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Күбәк мәктәбендә укыганда ук 10 чакрымга йөгерү буенча район чемпионы була, җиңел атлетика буенча беренче разряд ала. Бөгелмәдә бораулаучы ярдәмчесе һөнәре алып, шунда ук эшкә кала. Армия яше кергәч, ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китә. Башта Казан Кремлендә хезмәт итә, аннан Германиягә җибәрәләр. Сержантлар мәктәбендә укып, отделение командиры була. Химик-разведчиклыкка әзерлек үткән егетне Чехословакиягә күчерәләр, анда ул "Дунай" операциясендә катнаша. Күптән түгел "Мизгел" яшьләр үзәгендә райондагы әлеге операциядә катнашкан өч райондашыбызга медальләр тапшырдылар.

Хезмәт срогы үткәч, аны армиядә калырга үгетлиләр. Ләкин ул авылга кайтып төпләнә.

Гаилә кора, балалар үстерә. Шул елларда, Казанда бер еллык курсларда укып кайтып, Иске Карамалыда АТС коруда башлап йөри.

Чернобыль атом электр станциясендәге авариядән соң, район хәрби комиссариатына чакырып алалар Мирхафизан абыйны. Тиз арада бик җитди медицина тикшерүе узганнан соң, 1986 елның сентябрендә хәрби самолет аларны Казанга алып китә.

- Армиягә озаткан кебек озаттылар мине, гаилә, туганнар, дуслар җыелды. Барыбер күңелдә кайтып булыр микән дигән шик бар иде, - дип сөйли Мирхафизан абый.

Казанда медицина тикшерүен үтә алган егетләрне Тоцкийдагы хәрби частькә китерәләр. Анда ул химиклар батальонына эләгә. Хәрби укулар 23 көн дәвам итә. Көн саен станциянең төзелешен өйрәнәләр, имтиханнар биргәч, поезд белән Белая Церковь станциясенә китерәләр. Аннан инде Чернобыльдән 30 чакрымдагы нарат урманына, Мәскәү округы төзеләчәк урынга килеп урнашалар. Вакытлы торак урыннары әзерлиләр, нарат ботаклары кисеп идәннәр җәяләр. Кыр кухнясына ашарга йөриләр. Мәскәүдән Октябрь бәйрәмнәренә кадәр өченче блокны чистартып бетерергә дигән фәрман килә. Бераздан, техника китерелгәч, станциягә эшкә йөри башлыйлар. Мирхафизан абый дозиметрчылар командиры итеп куела. Көн саен 17-18 кеше, "ЗИЛ" машинасына төялеп, станция эченә эшкә баралар. Станциянең түшәмнәрен, стеналарын радиацияле корымнан пушкалар белән юалар, дозиметрчылар радиация күләмен терки. Әлбәттә, көчле нурланыш алган кешеләрнең сәламәтлекләре тиз какшый, шуңа да станциядә бары бер ай эшләргә тиеш булалар. Мирхафизан абый станциягә йөри алмый башлагач, дүрт ай пекарняда эшли.

Көчле радиация тәэсирендә саулыклары какшаган ликвидаторларны госпитальдә дәвалыйлар. Кайтыр юлны кичерер хәлгә килгәч, өйләренә озаталар. Мөслимгә кайткач та хастаханәдә озак кына дәваланып чыга Мирхафизан абый.

Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләргә Мөслим районыннан киткән ир-егетләр - Мирхафизан Исмәгыйлев, Рәшит Әбиев, Рәйхан Әлмөхәммәтов, Рафис Миңнуллин, Николай Емельянов, Равил Баранголов, Фәрит Төхбәтуллин, Олег Пинаев, Владимир Бурда, Альфир Латыйпов, Таһир Хисаметдинов, Рөстәм Хафизов, башка җирдән хезмәткә китеп, соңгы елларда Мөслимдә яшәгән Зөлфәт Хафизов, Мирсәет Солтанов. Аларның тормышларында да зур сынау була бу фаҗига. Бүгенге көндә А. Латыйпов, В. Бурда, Р. Хафизов, З. Хафизов, М. Солтанов инде арабызда юк. ЧАЭС авариясе ликвидаторлары җәмгыяте членнары ел саен аларның каберләрен зиярәт кыла. Радиация аварияләрендә һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган чараларда катнашалар, һәрвакыт бер-берсен барлап торалар.

Инде утыз елдан артык гомер үтсә дә, бу дата технологик прогрессның кешелеккә файда китерү белән бергә, коточкыч зур фаҗигалар чыгару куркынычын да искәртә.Үз тормышлары, сәламәтлекләре бәрабәренә ЧАЭС һәлакәтен зарарсызландыручылар экологик афәтнең шаукымын мөмкин кадәр киметү ягында. Шуңа күрә Чернобыль - ХХ гасырның иң зур техноген һәлакәте булу белән бергә, совет кешеләренең батырлыгы, бердәмлеге символы да. Аларның башкарган хезмәтләре мәңге онытылмасын өчен, Казанның Ямашев һәм Әмирхан урамнары киселешендә обелиск төзелде. Яшел мәрмәр таштан ясалган һәйкәлдә атом-төш нурланышын символлаштыручы өч нур, үзәгендә - кызыл таштан кан тамчысы. Кояшта алтын хәрефләр белән коелган фаҗига датасы ялтырый. Һәйкәл артында Чернобыльнең кара үләнендә ятып калучылар, вакытсыз өзелгән меңнәрчә гомерләр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: