Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын

1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәг. 24 минутта В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Шартлау вакытында температура 1600-1800 градуска җитә. Бу фаҗига кешелеккә бик зур зыян салды.

Янгынны сүндерүдә катнашучылар тиңдәшсез батырлык күрсәтәләр. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Графит янудан кызган һава, радиоактив матдәләрне берәр чакрым биеклеккә күтәреп, еракларга илтеп ташлый. Нәтиҗәдә, БДБ илләренең 13 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарланды. Якын-тирәдә яшәүчеләр һәм ил халкы бу вакыйга хакында май бәйрәменә каршы гына белә. Бу шартлау - ХХ гасырның иң куркыныч һәлакәте. Реактор шартлау вакытында 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Авария нәтиҗәсендә изотопларның гомуми радиациясе 50 млн кюрига җитә, ягъни бу 1945 елда Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан 30-40 тапкыр көчлерәк дигән сүз. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырыла. Безнең Мөслим районыннан да 13 кеше шушы аварияне ликвидаөияләүдә катнашты. Мөслимнән - Рәшит Абиев, Николай Емельянов, Владимир Бурда, Рөстәм Хафизов; Катмыштан - Рафис Миңнуллин, Сал. Муханнан - Рәйхан Әлмөхәммәтов, Яңа Усыдан - Вениамин Епифанов, Иске Карамалыдан - Мирхафизан Исмәгыйлев, Коммунадан - подполковник Зөлфәт Хафизов, Бәкәбездән - Мирсәет Солтанов, Вәрәшбаштан - Таһир Хисаметдинов, Нарат Астыннан - Алфир Латыйпов, Баектан Равил Барангулов - бу афәтне үз күзләре белән күргән кешеләр. Хәзерге вакытта районыбызда башка җирләрдән кайткан ике чернобыльче: Фәрит Төхбәтуллин, Олег Пинаев яши. Алар да Чернобыль һәлакәтен торгызуда катнашкан. Сафларыбыз елдан-ел кими, ликвидаторларыбыз безнең арадан бакыйлыкка күчәләр. Шул чорда һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 630 кеше - инвалид, 600 дән артык егетебез вафат булды. Аварияне бетерүдә катнашкан Мөслим егетләре, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, хезмәтләрен зур җаваплылык тоеп, үзләрен аямыйча башкардылар. Хөкүмәтебез В. В. Бурданы - Орден мужества, Н. Емельяновны медаль белән бүләкләде. Калган егетләребезгә дә медальләр бирелде. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте - чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.

Мирхафизан Исмәгыйлев,

Мөслим районы чернобальчеләр советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев