Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Өченче буын - 2016" республикакүләм конкурсы үтте

Казан (Идел буе) дәүләт университетының IT-лицеенда «Компьютер Land «Өченче буын» - 2016» республика конкурсы үтте. Конкурста 39 районнан, шул исәптән республиканың зур шәһәрләреннән, 75 вәкил катнашып, барлыгы 11 призлы урын бирелде. Безнең районнан «Россия пенсионерлар союзы» район бүлеге рәисе Гөлшат Закирова җитәкчелегендә барган педагог-ветераннар делегациясе уңышлы чыгыш ясады. Рәмзия Әхмәтова...

Казан (Идел буе) дәүләт университетының IT-лицеенда «Компьютер Land «Өченче буын» - 2016» республика конкурсы үтте. Конкурста 39 районнан, шул исәптән республиканың зур шәһәрләреннән, 75 вәкил катнашып, барлыгы 11 призлы урын бирелде. Безнең районнан «Россия пенсионерлар союзы» район бүлеге рәисе Гөлшат Закирова җитәкчелегендә барган педагог-ветераннар делегациясе уңышлы чыгыш ясады. Рәмзия Әхмәтова «Иң яхшы презентация» номинациясендә - беренче, «Microsoft Office PowerPoint 2007 программасында эш" номинациясендә - өченче, Наилә Шәгалиева - «Microsoft Office Word 2007 программасында эш» номинациясендә өченче урын яуладылар. «Өченче буын» университетында өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча укытучы - Регина Шәгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев