Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар остазы

Фасыйл – күпъяклы спортчы. Холкы белән тыныч егетнең күңелендә спорт дәрьясының көчле дулкыннары кага.

Спорт дөньясын үз иткәннәр көчле рухлы, нык бәдәнле булулары белән аерылып тора. Мөслим лицееның физкультура укытучысы Фасыйл Арсланов та шундыйлардан. Бишенче класста спорт белән актив шөгыльләнә башлаган үсмерне күреп, укытучылары аның киләчәге спорт белән бәйле булачагын фаразлаган. 
– Фасыйл укуда да, спортта да сынатмады. Ярышларда җитезлек, өлгерлек, тәвәккәллек таләп ителә бит. Әлеге сыйфатлар анда җитәрлек иде. Спорт белән ныклап шөгыльләнде. Дәресләрдән соң спорт түгәрәкләренә яратып йөрде. Укуын тәмамлагач та Фасыйл үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайтты. Өметле спортчыларның үзебезнең җирлектә калуы – зур сөенеч, – ди Ларис Бариев.
Мәктәптә укыганда Фасыйл башта район ярышларында, соңыннан республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә уңышлар яулый. 11 класстан соң укуын Әлмәт физкультура техникумында дәвам итә. Читтән торып, Казан федераль университетының спорт факультетын тәмамлый. 
– Мөслимдә яшәүче кеше спорт белән шөгыльләнми дисәләр, дөрес булмас иде. Чөнки спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар бездә. Кечкенәдән спорт турындагы тапшыруларны карап, спорт дөньясы белән кызыксынып үстем. Мәктәп елларында дөрес физик тәрбия биргән укытучыларым Альберт Әхкыямов, Ларис Бариев кебек спортчы буласым килде. Мин бигрәк тә баскетболны яратам. Укучыларым арасында да өметле спортчылар бар. Физик культура буенча республика призерлары Айсылу Гарифуллина, Лилия Якупова алга таба да сынатмас дип уйлыйм, – ди Фасыйл.
Фасыйл Арсланов җитәкләгән баскетбол түгәрәгенә йөрүче егет-кызлар ярышларда призлы урыннар яулый. Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабына призерлар әзерләгәне, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, тынгысыз хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе, район башлыгы тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләренең исәбе юк. 
2018 елда Анапада узган Бөтенроссия Президент ярышларында Татарстан данын яклаган Мөслим лицее укучыларының Россия буенча өченче урынны яулавында да Фасыйл Арслановның тырышлыгы зур. 
– Президент ярышларында ике ел рәттән катнаштык. 2018дә – беренче өчлеккә, икенчесендә беренче унлыкка кердек. Чемпионнар әзерләгән укытучы районыбыз өчен универсаль кеше дияр идем. Спорт чараларында актив катнашучы гына түгел, башлап йөрүче дә ул. Районыбыз һәм Татарстан данын яклап, республика тарихында беренче тапкыр зур җиңү яулаган укучылары белән ихлас горурлана Фасыйл Арсланов. Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Фасыйл Арсланов “Ел укытучысы-2013” конкурсының “Спорт-эстетик циклы укытучысы” номинациясендә җиңү яулаган иде. ГТО буенча җиденче баскыч алтын күкрәк билгесенә ия. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X