Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчне ничек кистерергә?

Чәчне кистерергә җыенганда йөзнең формасына да игъти­бар итегез. Аның өчен, көзге каршына басып, чагылышыгызны иннек белән сызып чыгыгыз. Читкәрәк китеп, көзгедә калган фигурага карагыз. Нәрсәгә күбрәк охшаган? Түгәрәк, өчпоч­мак (яки «йөрәк»), дүртпочмак, озынча түгәрәк, шакмак, озын­ча формамы? Ә хәзер йөзегезгә туры килә торган чәч кисе­лешен сайлагыз.

ТҮГӘРӘК ЙӨЗ. Сезгә күпкатлы, кабарып торган чәч киселеше килешер. Ассиметрияле силуэт сайласагыз, отышлы булыр. Бер якка ташланган тотам чәч йөзне озынча итеп күрсәтер. Каре, «боб» - сезнеке түгел. Чәч юлын уртадан ачып, шома итеп тарап куймагыз! Ориентирыгыз - җырчы Әлфинә Әгъзәмова, актриса Кэмерон Диаз.

ШАКМАК ФОРМАСЫНДАГЫ ЙӨЗ. Битне озынайтып һәм ияк сызы­гын йомшартып күрсәтү өчен, чәчне йөзгә төшеп торырлык итеп, ассиметриядә кистерегез. Дулкынланып торучы чәч, авыштырып ачылган чәч юлы сезгә бик килешәчәк. Колакны яртылылаш ачы­гыз. Каре, күпереп торучы чәч, озын маңгай чәче - сезнеке түгел. Ориентирыгыз - җырчы Гүзәл Әхмәтова, актриса Гвинет Пэлтроу.

ӨЧПОЧМАК ФОМАРСЫНДАГЫ ЙӨЗ. Киң маңгай һәм тар иякне яшерү өчен чәчне маңгайга төшеп торырлык итеп кистерегез, чәч юлын авыштырып ачыгыз. Яңак сөякләренә дулкынланып төшкән озын чәч йөзегезгә пропорция өстәр. Сезгә төрле озынлыктагы тотамнар, кыска чәч килешми. Ориентирыгыз - җырчы һәм имидж­мейкер Айсылу Мингалимова (Чижевская), актриса Риз Уизерспун.

ОЗЫНЧА ТҮГӘРӘК ЙӨЗ. Чәчне ничек кенә кистерсәгез дә сезгә килешеп торыр! Йөз формасының матурлыгын ассызыклар өчен чәчнең беренче катламын күз, яңаклар яки иреннәргә кадәр җиткереп кистерегез. Ориентирыгыз - җырчы Хәния Фәрхи, актриса Джессика Альба.

ДҮРТПОЧМАК ФОРМАСЫНДАГЫ ОЗЫНЧА ЙӨЗ. Чәчне ияккә җиткереп кистерегез. Биткә төшеп торучы нәфис чәч бөтеркәләре сезне тагын да сылу күрсәтер. Маңгай чәчегез кашка төшеп торырлык булсын. Бик кыска һәм бик озын чәч - сезнеке түгел. Ориентирыгыз - җырчы Ильвина һәм актриса Сара Джессика Паркер.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X