Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчне матурлау өчен тузганактан маска

Тузганак яфракларыннан чәчкә менә дигән маска ясап була. Ул чәч төбен тукландыра, чәчне ялтырата. 

Беренче ысул 
Әлеге маска өчен тузганакның яфраклары гына кирәк. Тузганакны юл яныннан ерактарак урыннан җыябыз. Бер тапкыр маска ясау өчен якынча бер стакан яфрак кирәк була. Аларны яхшылап юабыз, кайнар су белән пешеклибез. Тузганакка ике стакан җылымса су салабыз. Өстен ике сәгать каплап тотабыз. Термоста тотсагыз, тагын да яхшырак. Ике сәгатьтән соң төнәтмәне сөзәбез һәм чәчне шампунь белән юганнан соң әлеге төнәтмә белән чайкыйбыз. 
Икенче ысул 
Башта, беренче ысулдагы кебек, тузганак яфрагыннан төнәтмә әзерлибез. Тузганак төнәтмәсенә 3 аш кашыгы бал өстибез. Чәчне юганнан соң әлеге масканы чәчкә сылыйбыз һәм чәчләрне башта полиэтилен пакет белән, өстеннән тастымал белән урыйбыз. Масканы ярты сәгать тотабыз. Аннан су белән чайкыйбыз. 
Бал составындагы балавыз чәчләрне тукландыра, тузганак кирәкле витаминнар белән тәэмин итә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев