Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчләрне ничек сакларга һәм ир-ат шампуне файдалыракмы?

Кайчандыр әти-әнисе акчасына карап утырмас өчен чәчтарашчы һөнәрен үзләштергән, ә бүген инде үз эшенең остасы булган Алинә Мөлекова чәчләрне тәрбияләү серләре белән уртаклаша. Алинә Мөлекова хезмәт юлын 2004 елда Казанда чәчтарашчы булып башлый. Аннан Чаллы шәһәрендә, соңрак кабат Казанда эшли. Соңгы 5 елда ул Мәскәү шәһәрендә. Укырга, тәҗрибә тупларга дип...

Кайчандыр әти-әнисе акчасына карап утырмас өчен чәчтарашчы һөнәрен үзләштергән, ә бүген инде үз эшенең остасы булган Алинә Мөлекова чәчләрне тәрбияләү серләре белән уртаклаша. Алинә Мөлекова хезмәт юлын 2004 елда Казанда чәчтарашчы булып башлый. Аннан Чаллы шәһәрендә, соңрак кабат Казанда эшли. Соңгы 5 елда ул Мәскәү шәһәрендә. Укырга, тәҗрибә тупларга дип килгән килеш, монда яшәргә торып кала. Бүгенге көндә биредә зур бер матурлык салонында, Алман-япон компаниясе "Goldwell"ның чәч косметикасы белән, чәчтараш булып эшли. Чәч коела, дип зарланучылар күп. Нишләргә? - Чәч тиресе, бит тиресе кебек үк дими тәрбиягә мохтаҗ дисәк тә, аны гел икенче планга калдырабыз... - Тәрбияләнгән, матур чәчләр - хатын-кызның ярты матурлыгы. Аларны тәрбияләми һич ярамый. Бигрәк тә кыш һәм җәй көннәрендә. Тышкы факторлардан саклау өчен махсус чаралар бар: косметик кремнар, спрей яки майлар. Иң җайлысы спрей. Ул текстурасы һәм тигез җәелүе белән уңайлы. Бер дә булмаса чәчәләр өчен кондиционерны чәчкә яккач, ахырга кадәр юып бетермәгез. - Чәчләрне махсус салоннарда гына тиешенчә тәрбияләп буламы? - Өй шартларында тәрбияләүчеләр дә бар. Моның өчен вакыт һәм сабырлык кирәк. Аптекадан капсулада сатыла торган А һәм Е витаминнарын алып чәчләр өчен маскага, тәнгә сөртә торган кремнарга кушып кулланырга була. Минем үземә, профессиональ өлкәдән әзер чаралар сайлап файдалану җайлырак. Кыйммәтрәк булса да. Чәч өчен акча кызганырга ярамый. Чәчләр - безнең иң беренче күзгә ташлана торган тән өлеше. - Хәзер күпләр чәч коелудан зарлана. Моннан ничек котылырга? - Кызганыч, бүгенге заманда өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бу проблемадан еш интегә. Тик бу мәсьәлә белән чәчтарашчы түгел, ә табиблар яки трихологлар шөгыльләнә. Чөнки күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар сәбәпле коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньне алмаштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Алар чәчнең струтурасына гына тәэсир итә. Шулай ук кимеп баручы ай фазасында чәчләрне кистерү булышырга мөмкин (монсы астралогияга ышанучылар өчен). - Чәчләрне төрле химик препаратлар белән эшкәрткәннән соң (буяу, агарту, бөдрәләтү) аларны махсус тәрбияләргә кирәкме? - Моны сезнең мастерыгыз-чәчтарашчы билгели. Гадәттә, чәчне буяганнан соң шампунь һәм кондиционерның буялган чәчләр өчен дигәнен сайлыйлар. Бу буялган төсне озаграк сакларга булыша. Химиядан соң, дымландыргыч (увлажняющий) эффект белән шампунь кулланалар. Ә чәчләр бик нык зарарланган булса, аларны кистермичә котылып булмый. Бездә халык рекламадагы сүзләргә тиз ышана. Мин, яхшы белгечкә барып, аның белән киңәшләшегез, дип әйтер идем. "Пантин, Холден Шолдерс кебек шампуньнар бик начар чималдан ясала" - Шампуньнар хәзер күптөрле: юучы, чистартучы, дәвалаучы. Көн саен куллану өчен нинди төр шампунь сайларга соң? - Әйе, мондый күптөрлелектән без югалып калабыз. Кайсы яхшырак, ниндине сайларга? Кабатлап әйтәм, тәҗрибәле мастер гына сезнең баш тиресе өчен нинди төр косметика туры килгәнен белә. Шунсын әйтә алам, һәркөн рекламалана торган Пантин, Холден Шолдерс кебек шампуньнар бик начар чималдан ясала (нефть эшкәртүче калдыклардан). Күпләп сату белән шөгыльләнүче бу компанияләргә безнең сәламәтлек гомумән кирәк түгел. Ә салоннар өчен, чәчләр өчен косметика җитештерүче компанияләр һәр компонентны җентекләп тикшерә, сайлый һәм үзенең продукциясе өчен җавап бирә. - Хәзер күптөрле эко продуктлар куллану җәелеш алды: натураль (табигый) шампуньнар, маскалар. Боларга ничек карыйсың? - Халык хәзер талымлый, үзгәрешләрне аңлый, сайлый белә. Бу дөрес тә! Тик этикеткага язылган һәр сүзгә ышанып утырмас өчен яхшылап составны карарга, тикшерергә кирәк. Моның өчен билгеле инглиз телен һәм химияне белү сорала. Иң элек интернеттан чәчләр өчен зарарлы кушылмалар белән танышыгыз, аеруча зарарлыларын язып алыгыз. Бер вакыт аммиаксыз буяларны кырылып ала башладылар. Ә бит аммиакны алмаштыручы икенче бер матдә күпкә зарарлырак икән. Аммиак 5-7 минуттан очып бетә, ә аны алмаштыручы матдә чәчтә озак саклана, хәтта югач та бетми. Чәчләрен буяган кешеләр эко шампуньнар кулланмасын, алар буяуны тиз чыгарып бетерә. - Чәчләрне ничек еш кистерергә? Монда аерым кагыйдәләр бармы? - Күп кенә клиентларым бу сорауны биргәч мин болай дип җавап бирәм: "Көзгедәге кыяфәтегез кайчан сөендерми башлый, шул вакытта безгә килегез". Чәчләрен үстерергә теләүчеләр, аларның очы тигез булсын һәм икеләнмәсен өчен һәр 3 ай саен кистереп торырга, ә чәч озынлыгын уртача зурлыкта тотарга теләгән һәм гел бер формада йөртергә теләгәннәргә ай ярымнан соң кабат безгә килергә кушабыз. Ай фазасы буенча карасак: чәчне тизрәк үстерергә теләсәгез яңа ай булганда, ә кистергән форма озакка саклансын дисәгез, киресенчә кимеп баручы ай булганда кистерү киңәш ителә. Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнарда артык силиконнар булмый - Укучыларыбыз арасында яулыктан йөрүче мөслимәләр дә күп. Алар еш кына чәчләренең юка булуыннан зарлана. Чөнки баш күп вакыт каплап йөрелгәч, җилләми. Син аларга нинди киңәшләр бирерсең? - Өйдә булса да яулыкны салырга, чәчләрне ычкындырып башны ял иттерергә, җилләтергә. Иң мөһиме чәчләрне юган вакытта, шампуне чыгып беткәнче яхшылап юарга. Ир-атлар шампуне белән дә юып карагыз. Аларда артык силиконнар һәм дым бирүче компонентлар булмый. Мин үзем дә атнага 1-2 тапкыр иремнең шампунен кулланам. - Бу сезонда нинди стрижкалар, нинди төсләр актуаль? - Һәрберебезнең кыяфәте үзенчәлекле һәм без клиентка туры килүче образны сайларга тиеш. Модалы дип кенә куллану дөрес түгел. Быел: уртача яки кыска озынлыкта асимметрик стрижкалар, баш артынан кырылган каре, озынаеп килүче каре, яхшылап җыелмаган бобетт һ.б. модада. Классикага да һәрвакыт урын түрдән. Иң мөһиме чәчләрнең чиста, тәрбияләнгән булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев