Мөслим-информ

Чәчүлекләр яхшы бәя алды 

Сабантуй алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы комиссия чәчүлекләрне карады.

Комиссия “Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында игеннәрнең тишелеше белән кызыксынды, чәчүлекләрнең сыйфатына һәм чисталыгына бәя бирде. Комиссия составында эшләгән “сыйфат аксакаллары” игеннәрнең тишелешенә, басу культурасына югары бәя бирде, хуҗалыкларда кулланылучы яңа технологияләрне хуплауларын белдерде. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: