Мөслим-информ

Чәчәкләр кояшка үрелә

Тышта ап-ак кар ята, суык җил исә, кар ява. Ә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе теплицаларында инде күптән яз җиткән. Биредә гыйнварда ук утыртылган чәчәкләр, тишелеп чыгып, матур гына үсеп киләләр.

Оешманың алты теплицасы бар. Алар 240 квадрат метрга якын мәйданны били. Әлегә теплицаларның икесендә чәчәкләр үсә. Аларны күчереп утырткач һәм яңа орлыклар чәчкәч, калган теплицаларда да эш башланачак. Теплицалар утын белән ягып җылытыла, утынны да эшчеләр үзләре әзерли. 
– Быел районыбыз өчен бик истәлекле ел. Беренчедән, федераль Сабантуй узачак. Икенчедән, Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шуңа да чәчәк орлыкларын, алар бәйрәмнәргә чәчәк атсын өчен, иртә чәчтек, – ди оешманың теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Байрханова. 
Бүген теплицада өч кеше хезмәт куя. Ләйлә Корбыева – стажлы чәчәк үстерүче. Гөлшат Галиәхмәтова икенче елын хезмәт куя. Эльвира Хафизова быел гына эшкә кергән. Рүзилә Байрханова чәчәк утырту эше белән унбиш елдан артык шөгыльләнә, 2007 елдан исә шушы тармакны җитәкли. 
– Кызларыбыз бик булдыклы, үз эшләрен яратып башкаралар. Чәчәк үстерү зур төгәллек һәм сабырлык сорый. Без һәр үсентегә балага кебек карыйбыз. Чөнки вакытында сугармасаң, тәрбияләп тормасаң, үсентеләр үләргә, корырга яисә бик әкрен үсәргә мөмкин. Кызлар чәчәк утырту, аларны тәрбияләү кагыйдәләрен яхшы белә. Алар кулы аша ел саен меңәрләгән чәчәк уза, – ди Рүзилә ханым. 
Беренче партия чәчәкләрне 27 гыйнварда утыртканнар, бүгенге көнгә 30 меңнән артык орлык чәчелгән. Аларны аерым тартмачыкларга күчереп утырту эше бара. Орлыкларны иң элек торфка чәчәләр. Бу үсентеләрне төрле чирләрдән саклый, шулай ук чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен дә иң яхшы чара булып тора. Үсентеләрне аерганда торф, янган тирес, ком, кара балчык кушып ясалган туфракка утырталар. 
– Быел якынча 100 мең данәдән артык күпьеллык һәм берьеллык чәчәк орлыклары кайтарттык. Мөслим урамнарын быелгы җәйдә петуниянең бик күп матур төрләре, лобелия, сальвия, пеларгония, виола, бәрхет чәчәкләре бизәячәк, – ди Рүзилә Рәисовна. – Күпьеллык чәчәкләрнең армерия, дельфиниум, вербена һәм башка төрләре утыртылачак. Яңа төр асылмалы гөлләр дә утыртабыз. Аларны урамдагы баннер асларында, кашполарда күрергә мөмкин булачак. 
Чәчәкләрне утырту белән генә түгел. Аларны җәй дәвамында тәрбияләп тору да, төрле корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү дә оешма кызлары җаваплылыгында. Күпьеллык чәчәк үсентеләрен һәм төрле куакларны үрчетү, ягъни ботактан тамыр җибәртү буенча да күләмле эш башкара алар. Урамнардагы, парк-скверлардагы агач-куакларны карау-тәрбияләү, биек агачларны формалаштырып кисү, вак куакларны коррекцияләү эшен дә шушы тармак эшчеләре башкара. 
– Бүген урамнарда агач кисүчеләрне күргәч, кайберәүләр нигә аларны кисәсез, корый бит, дип борчыла. Бу агачларны формалаштыру, үзгә бер матурлык булдыру өчен эшләнә. Яшь куакларның башын кискәч, алар яңа ботаклар чыгара, куерып үсеп китә. “Кояшлы Ык” ял зонасына, аңа илтүче юл буйларына быел да туя һәм башка куаклар утыртачакбыз, – ди Рүзилә Байрханова. 
Туяларга кигезгән камыш “күлмәк”ләрне дә үзәк кызлары бергәләп әзерләгән. Иртә яздан туяларга җылы су сибү һәм кыш көне аларга “күлмәк”ләр кигертү аларны туңудан һәм язгы кояш нурларыннан саклый икән. Җәй дәвамында су сибү, тәрбияләү эшен дә бергәләп башкаралар. 
Мөслимебез иртә яздан көзгә кадәр матур чәчәкләргә күмелә. “Кояшлы Ык”та да чәчәклекләрнең мәйданы арта бара. Төссез, бернинди яшеллек булмаган урамнардан йөргән вакытларны күптән оныттык. Мөслим үрнәген хәзер күпләр өйрәнә. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенең чәчәк үстерүче кызларына, аларның ярдәмчеләренә тирә-юнебезне матурлауда уңышлар телибез. 
 

Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: