Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәч өчен маскалар

Чәчләрегез ялтырап һәм кабарып торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз.

Желатин бүртеп чыккач, аңа бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерергә кирәк. 
Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төплә ренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз. Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт. Ни өчен дигәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев