Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чайка” фермер хуҗалыгы тиздән олы бер комплекска әвереләчәк

Дамир Шәңгәрәев кошчылык тармагына нигез салганда эшен нибары 2-3 торактан башлап җибәргән иде. Аннан соң эшмәкәр дистәдән артык ферма төзеп, җитештерү тармагын тагын да киңәйтте. “Чайка” фермер хуҗалыгы тиздән олы бер комплекска әвереләчәк. Чөнки быел тагын өр-яңа корпус төзергә ниятли фермер. Булачак төзелеш урынына узган җомгада казык кагылды.

       Әлеге тарихи мизгелләрне карарга килгән район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин иң элек узган ел сафка баскан корпус белән таныштылар, хуҗалык территориясендәге башка үзгәрешләрне карадылар.
       – Үз эшебезне башлаганда биредә тулы бер кошчылык комплексы төзергә дигән максат куйган идек. Бүген инде шул планнарыбызны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барабыз. Биредә дүртенче корпус сафка басканнан соң, кошчылык тармагының тулы бер коплексы барлыкка киләчәк. Яңа торакка йомырка тавыклары кайтарачакбыз. Алардан инкубацион йомыркалар алып, чеби чыгарып биологик материал әзерләргә ниятлибез. Аларны, эмбрион хәленә җиткереп, гриппка каршы вакцина ясаучы заводларга җибәрүне күздә тотабыз, – диде Дамир Шәңгәрәев.
       “Чайка” фермер хуҗалыгы бүгенге көндә 9 млн эмбрион җитештергән. Шулай ук 3 млн чеби, 800дән артык тавык үстереп саткан. Тавык һәм чебиләрне Мөслим районы гына түгел, Татарстан һәм башка Рәсәй төбәкләреннән дә алып китәләр.
Район башлыгы, “Чайка” фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә зур бәя биреп, кошчылык тармагына зур өметләр баглавын белдерде: 
       – Бүген җирлегебездә кошчылык тармагы киң колач белән үсүен дәвам итә. Фермерлар иске торакларны кулланып кына калмыйлар, яңаларын салып, заманча технологияләр, чит ил җиһазлары кулланалар, икътисадый күрсәткечләрен ныгыталар, райондашларыбызны эш урынннары белән тәэмин итәләр. Киләчәктә кошчылык районыбызның иң көчле тармагы булыр дип ышанам. Шунысы куандыра: кошчыларыбыз ярдәме белән ит җитештерү буенча республикада бишенче урынга күтәрелдек. Әлеге позициядән чигенмәскә кирәк. 
       Әйе, районыбызның кошчы фермерлары елдан-ел киңәя, алар сафына яңа эш башлаучылар кушыла. Киң колач белән эш алып бару өчен мөмкинлекләр булганда, алар сынатмаслар, алга куйган максатларына ирешерләр.
Фәридә Гайнетдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама