Мөслим-информ

Чама белмәүчеләр бар

Сусызлык проблемасы район үзәгендә яшәүчеләрнең генә түгел, авыл кешеләренең дә җаннарына үткән икән. Тойгелде авылында да халык суга интегә. Авылның Центральная урамында гомер итүчеләр бигрәк тә тилмерә.

Тойгелде авылында халык җәй саен суга тилмерә. Зур суммалар чыга-рып, линияләрне яңарту, өйләргә су кертү дә проблеманы хәл итмәгән.

– Елның-елында шушы проблема үзәкләргә үтә. Узган ел авылда һәр хуҗалык, 20шәр мең сум түләп, өенә су керттерде. Былтыр су торбаларын да алыштырдылар, “Моннан соң суга интекмәячәксез” диделәр. Без, ышанып, кирәкле акчаларны таптык, суын да керттердек. Ләкин су барыбер юк. Авылыбызда әниле-уллы сәламәтлекләре чикле кешеләр дә бар, алар нишләргә тиеш? – ди Әминә апа.

Центральная урамында 9 йорт исәпләнә. Бу йортларда яшәүчеләр бүген суны кайдан алып була, шуннан юнәтергә мәҗбүр. Суны сатып алып чәй кайнатучылар, аш пешерүчеләр дә бар. Авылның Тукай урамында яшәүчеләр дә суга интегә булып чыкты. Ходай биреп, яңгыр яуганда гына өйдәге краннарыннан су килә икән. Көчле су басымы белән су краннарының хәтта селкенеп-селкенеп куйганын да искәртәләр. Ләкин яңгыр көттереп кенә ява шул! Халык чарасызлыктан җәйнең тизрәк бетүен тели.

– Әнием төн йокламыйча сәгать 1 тулганын көтеп утыра. Шул вакыт-та тамчылап су килә башлый. Әни чиләкләргә су тутырып калырга ашыга. Кер юуны әйтмим дә инде. Җыеп алып китеп, үзем әйләндерәм. Интектереп тә куялар халыкны. Бу проблеманы хәл итүнең берәр чарасы бардыр бит инде! Ул су торбаларын нигә алыштырганнар да, акча түли-түли ник су кертеп торганнар?! Авылның калган ике урамын-да су бетми, ул урамда яшәүчеләр суны ничек кенә исраф итми. Күреп, белеп торабыз, кеше хәленә керүне белмиләр, – ди авылга әнисе янына кунакка кайт-кан Алия Мәүлиева.

Авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев сусызлык проблемасында авыл халкының үзенең гаепле булуын искәртә.

– Билгеле инде, су беренче чират-та түбәнгә ага. Өске урамнарга менеп җитә алмый. Башняда су даими тулып тора, насос эшләп утыра. Һәр урамга су килә торган торбаларның (су яхшы килүче урамнардагы) краннарын да ябып карадык, ләкин үзгәреш булмады. Яңгыр яуганда су җитәрлек. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, суны күпләп кулла-нучылар бар. Исемләп торасым кил-ми. Авыл халкы бер-берсен белә, күреп тора. Бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник әле! Кемдер бакчасын су белән туендырып ятканда, икенче берәүләр бер йотым суга интегеп яши. Ул бәрәңге бакчасына су сибү “модасы” каян керде соң?! Халык аңлап, суны саклык белән куллана башламыйча, сусызлык про-блемасы бетмәячәк, – ди авыл җирлеге башлыгы.Авылның Центральная урамын-да яшәүче Айдар Никонов суны Иген-че авылы чишмәсеннән алып кайтула-рын әйтте.

– Игенченең “Наз” чишмәсе бик күпләрне сусызлыктан коткарды. Әле аның да суы беткән дип ишеттем. Үземнең дә, әниемнең дә сәламәтлеге чикле. Нәрсәгә тотынсаң да, су кирәк. Җәйге челләдә бигрәк тә! – ди Айдар.“Җәйнең ямен чебен ала” дияргә ярата иде күрше әбисе. Ул вакытта суга интеккән кешене хәтерләмим мин. Бүген, исән булса, җәйнең ямен сусыз-лык бетерә дияр иде. Су бөтен кешегә дә җитәрлек булсын өчен аны чамасын белеп кулланырга кирәк!

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: