Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллының мебель цехында янгын чыккан

Инцидент Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада була. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Яр Чаллыдагы мебель цехында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүген иртән янгын элемтәсенең үзәк пунктына Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада ут чыгуы турында хәбәр килә. Мөрәҗәгать...

Инцидент Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада була.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Яр Чаллыдагы мебель цехында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртән янгын элемтәсенең үзәк пунктына Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада ут чыгуы турында хәбәр килә. Мөрәҗәгать итүче җиткергәнчә, корпуслы мебель җитештерү бинасының берсеннән төтен чыга.

Ут чыккан урынга килгән 89нчы номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре кирпеч бина эчендә ДВП битләре янганын ачыклый. Керү капкасы бикле булмый. Җиде минуттан алар тулысынча янгынны туктату турында хәбәр итә.

Янгын сәбәпле 50 квадрат метр мәйданда ДВП битләре көлгә әйләнә. Шаһитларны сораштыргач, биналарның буш булуы ачыкланган.

Электр җиһазын дөрес монтажламау янгынның сәбәбе була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X