Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыдан Соль-Илецкига баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган

Чаллыдан Соль-Илецкига баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган, дип яза җирле басма.

Социаль челтәрләрдә, Чаллыдан Соль-Илецкига киткән автобус юлда ватылып ята, дигән хәбәр таралды. Транспорт чарасында ял итәргә баручы 44 пассажир булган. Интернетка хәбәрне алар элгән. "24 сәгать буе юл өстендә утырабыз, безгә бер ярдәм итүче дә юк. Ялга җибәргән компания дә телефоннарын алмый. Монда салкын, балалар елый", - дип язган автобус пассажиры Венера Винокурова.

Автобус өчен җаваплы "Два Брата" компаниясе менеджеры белдерүенчә, автобуста төзексезлекләр килеп чыккан. Әмма аны төзәтәләр һәм шәһәрдәшләр 4 сәгатькә соңарып булса да Соль-Илецкига исән-имин килеп җитә.

Мәгълүм булганча, әлеге компания инде 10 елдан артык кешеләрне Соль-Илецкига алып бару белән шөгыльләнә. Аларның хезмәтеннән моңа кадәр дә зарланучылар булган. Мәгълүмат чаралары берничә чаллылының әлеге курорт шәһәреннән кайта алмый ятуы хакында хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X