Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда трамвай бәрдергән кыз реанимациядә ята

Һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә.


(«Татар-информ», Валерия Белова). Чаллыда трамвай бәрдергән кыз Кама балалар медицина үзәгендә реанимациядә ята. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

Үзәктә ачыклаганча, һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны 18.00 сәгатьтә хастаханәгә алып китә.

«Кама балалар медицина үзәге табиблары кызга операция ясады. Ул хәзер реанимациядә ята. Тормышына куркыныч янамый», - дип искәртте матбугат сәркатибе.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ГЭС бистәсендә 10 яшьлек кызны трамвай бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев