Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда наркотик сатучы яшьләр арта

Чаллыда гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча "Кайда үлем сатканнарын әйт" дип аталган акция бара.


("Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Эльвира Гайнетдинова). Чаллыда гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча "Кайда үлем сатканнарын әйт" дип аталган акция бара. Ул тыелган наркотик матдәләрне сату һәм куллану очракларын киметү максатыннан оештырыла. Элегрәк аларны урамда алырга мөмкин булса, бүгенге көндә интернет аша гына хәл итәләр, дип яза җирле басма.

Әлеге акция кысаларында шулай ук наркотик матдәләр сата торган интернет сайтларны һәм төркемнәрне дә табып, юк итү өстендә эшләячәкләр. Кызганычка каршы, наркотикларны балигъ булмаган яшүсмерләр дә куллана, алар аны яңа әйберне татып карау, яңалык ачу кебек кабул итәләр. Статистикага күз салсак, бүгенге көндә наркотик кулланучыларның 37-40 % 18 яше тулмаганнар.

"Кайда үлем сатканнарын әйт" акциясенә старт бирелгәч шәһәрдә һәм якын тирә районнарда наркотиклар белән бәйле бик күп эш ачыкланганы билгеле булды.

Шушы көннәрдә генә Чаллыда "Спайс" дип аталган наркотик матдәләр сатучы төркем тоткарланган. Шунысы гаҗәп, әлеге төркемдә 23 яшьлек авырлы хатын-кыз һәм 20 яшьлек балигъ булмаган бала анасы.

"Спайс" төркеме Чаллыда гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча иң зур төркемнәрдән саналган. Тикшерү вакытында 1,3 кг концентрат табылган. Хокук сакчыларының сүзләренә караганда, аннан 13 меңгә якын наркотик доза ясау мөмкин булган.

Әлеге җинаятьчел төркем беренчеләрдән булып Чаллы шәһәрендә оеша. Төркем белән 36 яшьлек чаллылы идарә иткән. Билгеле булганча, ул үзе эшмәкәр. Ләкин легаль бизнесына өстәп, легаль булмаганын да оештырып җибәргән күрәсең. Егет билгеле бер план буенча эшләгән. Ул төнге клубларда, күңел ачу урыннарында йөреп финанс яктан кыенлык кичергән кызлар белән танышкан. Аларны акча белән кызыктырып эш һәм яшәү урыны белән тәэмин иткән. Нәтиҗәдә, кызларның һәрберсенә: "Син бу атнада шуның хәтле сатарга тиеш", - дип план да куйган.

Полиция хезмәткәрләре тикшерүеннән соң, әлеге төркемнең "Спайс" ясый торган матдәне чит илләрдән кайтартканнары билгеле булган. "Кайда?", "Ничек?" кебек эшләрне алар телефон аша гына башкарганнар, телефон трубкасы артында 23 яшьлек кыз утырган, оператор вазыйфасыннан тыш, ул наркотик матдәләрне сатуга да әзерләгән. Төркемдәге 2 кешегә наркотикларны яшерү һәм сату урыннарын эзләү вазыйфасы йөкләнгән. Кыскасы, һәркемнең билгеләп куелган үз вазыйфасы булган.

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, җинаятьчел төркем акча эшләү максатыннан гына төзелгән төркем. Тикшерү вакытында аларның организмында зарарлы матдәләр табылмаган.

Хәзерге вакытта "Спайс" дип аталган төркемгә карата җинаять эше кузгатылган. Закон тарафыннан тыелган матдәләр сатканнары өчен аларның һәрберсенә 20 ел төрмә яный. Төркемне оештыручы исә гомеренең соңгы көннәренә кадәр рәшәткә артында калырга мөмкин.

Кызганычка каршы, Чаллыда бу төркем бердәнбер түгел. 22 ноябрь көнне шушы ук юл белән акча эшләүче яшь пар тоткарланган. Тикшерү вакытында, чыннан да, шәһәрдә 27 яшьлек ир-егет һәм 22 яшьлек кызның наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнгәннәре билгеле булган. Аларны сатарга әзерләнгән товарны яшергән вакытта тоткарлаганнар.

Бу яшь пар кеше фатирында акча түләп яшәгән була. Алар тоткарлангач, әлеге фатирда да тикшерү эшләре үткәрәләр һәм 260 г төрле наркотик матдәләр табалар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә, ә 27 яшьлек егет һәм 22 яшьлек кызга карата җинаять эше кузгатыла. Алар үз гаепләрен таныйлар, кире какмыйлар.

Соңгы вакытта наркотик матдәләр сату эшләрендә ир-атларны гына түгел, ә хатын-кызларны да тоткарлау очраклары ешайды. Шунысын да әйтергә кирәк, алар арасында күбрәк 30 яше тулмаган кызлар.

Мисал өчен, "Кайда үлем сатканнарын әйт" акциясе вакытында Чаллыда тагын бер 22 яшьлек кыз тоткарлана. Ул үзе күрше өлкәдән килгән, безнең шәһәрдә кунакханәдә торган. Тикшерү вакытында кызның үзендә 99,4 г наркотик матдә табалар һәм тикшерү эшләрен ул торган кунакханәдә дәвам итәләр. Анда тагын 200 г тыелган матдәгә тап булалар. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмый. Билгеле булганча, наркотик сатучыларның һәрберсенең үзләре генә белгән яшерен урыннары бар. Кыздан сорау алган вакытта, ул полиция хезмәткәрләренә аларның кайда икәнен ачыклый һәм тагын 1,4 кг наркотик матдә табыла. Барысы бергә 22 яшьлек кыздан 1,7 кг тыелган матдә алына. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге сан 24 мең доза ясау өчен каралган.

Югарыда билгеләп үткәнчә, хәзер наркотикларны интернет аша гына сату очраклары ешайды. Бу беренчедән вакытны күп алмый, икенчедән ышанычлырак та икән. Агымдагы елның октябрь аенда юлда 2107 маркалы машина туктатыла һәм аның багажнигыннан 10,7 кг наркотик матдәләр табыла. Баксаң, әлеге егет наркотик сатучылар командасында машина йөртүче булып эшли икән. Тикшерү вакытында төркемнең башлыгы булган 2 егет тә тоткарланган. Алар үзләрен интернет-менеджер дип атаганнар, гаепләрен таныйсылары килмәгән. Менеджер дигәннәре шул интернет аша наркотик сатучылар булып чыккан.

Кызганыч, күпләр наркотик сатуны акча эшләүнең иң кулай ысулы дип табалар һәм моның өчен ниләр генә эшләмиләр. Мәсәлән, 32 яшьлек Чаллылы үзенең фатирында хәтта кечкенә генә теплица булдырган. Юк, ул анда, кышка кыяр белән помидор түгел, ә киндер үстергән. Бу ирне тоткарлаган вакытта, үзендә 2 грамм наркотик матдәләр табалар, ә өендә тикшерү эшләре үткәрәләр. Тәрәзә төбендә үсеп утырган киндердән тыш, ир-атның суыткычында тагын 3 грамм марихуанна табыла.

Соңгы 5 елда Чаллыда наркотик сатучылар саны артканнан-арта, ә сатучысы булгач, аның кулланучысы да бар дигән сүз. Бигрәк тә моның белән яшьләр кызыксына. "Мода"га кергән "спайс", "соль» кебек матдәләр моның төп сәбәпчесе. Татарстан буенча соңгы 5 елда наркотик матдәләр кулланып 60 ка якын үлем очрагы теркәлгән, шуларның күбесе Чаллыда.

Шунысын да әйтергә кирәк, "спайс" кебек матдәләрне табарга кыен түгел, шуңа күрә ул мәктәп укучылары арасында "популярлык казана". Әйтергә дә куркыныч, ләкин 13 яшьлек бала да аларны кайдан алырга мөмкин булганын белә икән.

Игътибарга алыгыз, яшүсмерләр, зарарлы матдәләрне күпчелек очракта подъезларга яшерәләр һәм ул урыннарны "закладки" дип атыйлар. Үзебезнең якыннарыбызга, балаларга карата игътибарлырак булырга һәм наркотик матдәләр сатучыларны тоткарлауга карата битараф булмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев