Әлеге дата һәм Чаллы каласының 85 еллыгы уңаеннан шәһәрнең Сабан туе мәйданында үзенчәлекле музыкаль чара оештырылды. Чаллыдан коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә 15 меңнән артык кеше җыелган.
Зур бәйрәмдә шәһәр башкарма комитеты житәкчесе Наил Мәһдиев һәм «Татмедиа» акционерлык жәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та катнашты.
Бәйрәм тамаша "Күңел" радиосы алып баручылары һәм эстрада артистлары катнашында узды. Фәрит Шаһиәхмәтов журналистларны котлады, аларга эшләрендә зур уңышлар теләде.
Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.