Чаллыны чегәннәр "баскан"

Чаллыда чегәннәр күбәеп киткән. Бу хакта газета укучыларыбыз шушы милләттән булган кешеләрнең урамнарда алтын әйберләр сатып йөрүләренә һәм киләчәгеңне әйтәм, дип багучылык белән шөгыльләнүләренә тап булулары хакында хәбәр иттеләр, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Чегәннәр күпчелек җәй айларында бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөреп кәсеп итәләр. Алар алдашырга да күп сорап...
Чаллыда чегәннәр күбәеп киткән. Бу хакта газета укучыларыбыз шушы милләттән булган кешеләрнең урамнарда алтын әйберләр сатып йөрүләренә һәм киләчәгеңне әйтәм, дип багучылык белән шөгыльләнүләренә тап булулары хакында хәбәр иттеләр, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Чегәннәр күпчелек җәй айларында бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөреп кәсеп итәләр. Алар алдашырга да күп сорап тормыйлар. Укучыбыз Сәлимә ханым чегән хатыны йогынтысына бирелүен сөйләде. Аны ГЭС бистәсенең Универсам тукталышында туктатып "синдә бозым бар, тиздән үләчәксең," дип куркыталар. Чегән хатыны тиз арада Сәлимәнең башыннан чәч бөртеген алып "сихерли" башлый. Шушы чәчне бер меңлек акчага төреп үзенә бирергә куша, аны төн уртасында кеше күп йөри торган сукмакка ташлыйм һәм синең чирең бетә, диеп әйтә. "Үзем дә сизми калдым, ди Сәлимә. Сумкамнан акча алып чәчне төреп чегәнгә бирдем.Әллә гипнозландым инде". Чегән хатыны корбанының акча янчыгына күз салмый калмый әлбәттә, ул тагы киләчәгеңне әйтәм, учыңа тагы бер меңне сал, дип Сәлимәне читкәрәк алып китә. "Шунда гына айнып киттем, бу мине алдый, дип акчамны кире сорый башлаган идем, тотынды чегән мине каргарга, түзә алмый тизрәк җир асты үтү юлына төшеп киттем". Икенче бер укучыбыз, Чаллы урамында чегәннәр утырган машинаның туктап, Молдовиядан килүләре бер тиен акчасыз калулары һәм үзләре өчен алган савыт-сабаны сатырга мәҗбүр булабыз, дип бәйләнүләре хакында сөйләде. "Арзанга гына бирәбез, балаларыбыз ач, дип башымны катырдылар", диде ул. Чыннан да Чаллыда җәен акча эшләргә килгән гостролер чегәннәрдән сак булырга кирәк. Үзебездә, Чаллы төбәгендә төпләнеп яшәүче чегәннәр алдашу, урлашу белән бик шөгелләнергә тырышмыйлар (җай туры килсә алдарга тартынмыйлар).Алар Чаллыдан ерак түгел Никошовка, дигән авылда таборлары белән яшәп яталар алар. Мал тоталар, алып-сату белән көн күрәләр, ир егетләре исә күпчелек такси хезмәтендә (үз кесәләренә) эшлиләр. Халыкны чегәннәр йогынтысына бирелмәскә, юк-бар алдауларга ышанмаска чакырабыз.Чегәнннең "коерыгын" тоту җиңел түгел, хәләл көч белән тапкан малларыгызны саклагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 20:07Елмаегыз! Елмаюның файдасы турында Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.9000
-
19 май 2022 - 16:43Ак Барс Банк Мөслим мәктәпләренә 165 ноутбук бүләк итте Цифрлы экономиканы, технологияләрне һәм халыкка ярдәм күрсәтү шартларын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.15201
-
19 май 2022 - 15:10Чыршылар “чәчәк ата” Бу көннәрдә чыршы агачларында кызыл җиләккә охшаш төерләр күреп гаҗәпләнүчеләр байтак. Баксаң, бу бик сирәк кешеләр генә күрә ала торган кызыклы күренеш - чыршының чәчәк атуы икән.14900
-
19 май 2022 - 14:24Бер күрешү – үзе бер гомер 13 май көнне Казанда якташлар очрашуы узды. Очрашуга Мөслимнән чыккан күренекле шәхесләр, Казанда яшәүче якташлар, студентлар чакырылды.25901
-
19 май 2022 - 13:05Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.13400
-
19 май 2022 - 12:1919 май – пионериягә 100 ел! 1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне.17000
-
19 май 2022 - 10:28Бу көнне Мөслимдә Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.13100
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5053502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.362900
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.313401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).228304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.189302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика