Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда һава шартлары начараю аркасында агачлар ауган һәм проспектны су баскан

Чаллыда һава шартлары начараю аркасында проспектны су баскан. Бүген социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының кинәт начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп урнаштыра.

Исегезгә төшерәбез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде. Бу фаразлар чынга ашты - кискен җил чыгу аркасында Чаллыда Яңа шәһәрнең берничә ишегалдында агачлар ауган һәм анда булган машиналарга зыян килгән. Агачлар Яңа шәһәрнең 17/05 һәм 5/05 йортлары урнашкан ишегалдында автомобильләр өстенә ауган. Шулай ук Тынычлык проспекты һәм Королев урамы чатында светофорлар эшләүдән туктаган. Бу хакта, юл хәрәкәтендә булучыларны социаль челтәрләр аша кисәтәләр һәм сак булырга чакыра. Автомобиль йөртүчеләр шулай ук, Вахитов һәм Мәскәү проспектлары киселешендәге күпер астында, көчле яңгыр сәбәпле, су басуга зарлана. Биредә яңгыр сулары агызу җайланмаларының эшләп өлгерә алмавы аркасында күп су җыелган. Видео һәм фотоларда күренгәнчә машиналар авырлык белән генә хәрәкәт итә, кайберләре туктап та кала. Маршрутлары күпер астыннан узучы трамвайлар да тизлекләрен киметеп су каршылыгын авырлык белән үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев