Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы трассасында ике автомобиль бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Чаллы-Сарман юлында булган.

Чаллы-Сарман трассасында борылышта «Лада Ларгус» төп юлдан бара торган Toyota Rav4 машинасына юл бирмәгән һәм автомобильләр бәрелешкән.

Чит ил машинасы «Лада Ларгус»ка килеп бәрелгән һәм шуннан соң трассадан кюветка төшеп киткән. Көчле бәрелүдән соң «Лада» корпусының ян өлеше җитди зыян күргән, ә Toyota машинасының алгы өлеше җимерелгән.

«Татар-информ»га Автошәһәрдән үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» салонындагы өч бала һәм аларның әти-әниләре зыян күргән. Икенче машинада шулай ук ике бала булган, әмма авариядә алар бернинди имгәнүләр дә алмаган.

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев