Чаллы- Сарман юлында җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән
Көчле бәрелүдән җиңел машина корпусының алгы өлеше җимерелгән, Ә «КАМАЗ» түбәсенә әйләнеп капланган. Бөтен йөк җиргә ауган.
Төнлә Чаллы - Сарман юлында җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән, бу хакта «Татар-информ» үз хәбәрчесеннән белде.
Көчле бәрелүдән җиңел машина корпусының алгы өлеше җимерелгән, Ә «КАМАЗ» түбәсенә әйләнеп капланган. Бөтен йөк җиргә ауган.
Юл-транспорт һәлакәтендә төп юлда җиңел автомобиль йөртүче йөк машинасына юл бирмәгәнлеге ачыкланган.
Шунлыктан машина «КАМАЗ» белән бәрелешкән, - дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-05-2021/chally-sarman-yulynda-i-el-mashina-kamaz-bel-n-b-releshk-n-5822140
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев