Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаңгы юлларында

9 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында “Чаңгы юлы-2019” ярышлары узды. 1982 елда старт алган “Россия чаңгы юлы” массакүләм спорт бәйгесе кысаларында үтүче чара чын мәгънәсендә кышкы бәйрәм төсен алды. Анда катнашучылар елдан-ел арта бара, ди чараны оештыручылар. Быел “Кояшлы Ык” ял зонасында узган бәйгедә 40тан артык оешма һәм 200дән артык кеше катнашты. Ярышлар дүрт номинациядә үтте.

– Матур традициягә әйләнгән кышкы бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр генә түгел, чаңгыга басучылар да арта бара. Ә бүген Мөслимдә спорт төренең кайсын гына сайласаң да, шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мәктәпләрдә эшләүче спорт заллары һәм мәйданчыклары белән бергә, аерым спорт корылмалары гына да берничә. Бүгенге спорт бәйрәме киләчәктә тагын да күбрәк мөслимлеләрне җәлеп итсен иде, – диде чараның тантаналы өлешендә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
Чаңгы юлына иң элек – башлангычлар, аннаны өлкән класс укучылары басты. Алардан соң ир-егетләр һәм хатын-кызлар, җитәкчеләр кузгалды. Ә трассадан килүчеләр спорт мәктәбе һәм массакүләм мәдәни-спорт чаралары дирекциясе хезмәткәрләре әзерләгән кайнар ботка һәм мәтрүшкәле чәй белән сыйланды. 
Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде. “Иң актив оешма” исемен район мәдәният бүлеге яулады. “Иң актив җитәкче” исеменә район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев лаек булды. Мөслимнән 74 яшьлек Рафис Хәбибуллин “Иң өлкән катнашучы” исемен алды. Бәйрәмнең “Иң яшь катнашучысы” исеменә 5 яшьлек Булат Шәяхмәтов лаек булды. “Иң актив гаилә” номинациясендә Вәлиевләр гаиләсенә тиңнәр булмады. Иске Вәрәштән Ландыш Сәлахова “Чаңгы юлы миссы” булып танылды. “Чаңгы юлы мистеры” исеме Хәмзә Муллинга бирелде. “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә гимназиядән 2 класс укучысы Самир Хәйдәров җиңүче дип табылды. Аларга район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм “Чаңгы юлы-2019” башлыгы тапшырылды. 
– Массакүләм чараларда катнашудан алган тәэсирләрне аңлатып бетерерлек түгел! Бәләкәйдән үк чаңгы шуарга яраттым, җиңел атлетика ярышларында катнашып, күп тапкырлар призлы урыннар алдым. Хәзер дә еш кына чаңгыда шуарга чыгам. Урманда, саф һавада йөреп, табигатьтә булып, ял итеп кайтам. Спорт ул – сәламәтлекнең нигезе, барлык мөслимлеләрне чаңгы юлларына, спорт залларына чакырам, – диде Рафис Хәбибуллин. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев