Мөслим-информ

Өч баласын, очар кош итеп... (Әфган сугышында вафат булучыларга багышлана)

Әфганстанда хезмәт иткән Филис, Фаяз, Гаяз Исмәгыйлевләрнең әнисе Флүсә Исмәгыйлевага багышлана. Ана йөрәге Өч баламны очар кош итеп, Өч баламны өч бөркет итеп, Мин очырдым таулар иленә! Догаларым кылдым, көймәсеннәр Канатлары әфган җиленә. Артта калды инде әфган-тау, Балаларым кайтты исән-сау! Догаларым кабул булганнар! Улларым янымда, тик ник шомлы? Гөлләрем дә...

Әфганстанда хезмәт иткән Филис, Фаяз, Гаяз Исмәгыйлевләрнең әнисе Флүсә Исмәгыйлевага багышлана. Ана йөрәге Өч баламны очар кош итеп, Өч баламны өч бөркет итеп, Мин очырдым таулар иленә! Догаларым кылдым, көймәсеннәр Канатлары әфган җиленә. Артта калды инде әфган-тау, Балаларым кайтты исән-сау! Догаларым кабул булганнар! Улларым янымда, тик ник шомлы? Гөлләрем дә никтер сулганнар. Өйдә булсалар да үзләре, Нигә уйчан шулай йөзләре? Җибәрмәгән, әфган, күрәсең! Ходайдан сорыйм: "Ярдәм ит, зинһар!" Укый-укый коръән сүрәсен. Ике балам кайтып сугыштан, Табалмады урын тормышта. Фаҗигале булды язмышлар... Тартып алды сугыш, җибәрмәде, Сугышларга төшсен каргышлар! Җилләр елый кабер өстендә, Яңгыр коя иртә-кичен дә. Чыдап булмый йөрәк янганга! Нәгъләт суксын сугыш ясаучыны, Балаларны тартып алганга! Төпчек улым - минем, йөрәгем, Таянычым минем, терәгем. Авырлыкларны җиңәрбез бергә. Абыйларың өчен дә яшә син, Сынауларга бирешми бер дә! Рөстәм Әхмәтханов, әфган сугышы ветераны. Минзәлә районы Әфган уты йөрәкләрдә. 1989 нчы елның 15 февралендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Ул көннән соң, күп еллар узды, күп сулар акты. Әмма сугыш яралары әле һаман да йөрәкләрдә, әле дә әрни... Һәр елның 15 февралендә районыбызда Әфганчылар көне үткәрелә. Бу көн - совет солдатлары өчен сугыш туктаган, уллары өчен өзгәләнгән әти-әниләрнең җиңел сулап куйган көне. Ун елга сузылган мәхшәрдә районыбыздан 128 егет катнашты. Алты райондашыбыз шул сугышта һәлак булды, исән-сау кайтканнарының да инде күбесе вафат. Бүгенге көндә җирлегебездә 52 әфган сугышы ветераны яши. Әфганстандагы сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч, аяусыз булуын андагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шул ут эчендә йөргән әфганчылардан да тулырак итеп башка кем аңлата алыр икән? Тыныч тормышта яшәүче 18-20 яшьлек күпме егетебез, интернационал бурычыбызны үтибез дип, үлем белән күзгә-күз очрашты. Күпме аналарның йөрәкләрендә хәсрәт урын алды, чәчләрен вакытсыз көмеш бәс сарды. Әмәкәй авылында яшәүче Флүзә һәм Фидаил Исәгыйлевлар гаиләсендә үскән Филис, Фаяз, Гаяз да интернационал бурычларын Әфганстанда үтиләр. Бер-бер артлы өч улын ут эченә җибәргән ата белән ана, белмим, ничек түзгәндер... Ничек кенә булмасын, инде ул көннәр артта калды, балаларыбыз исән-сау кайтты, дип сөенә Флүзә апа белән Фидаил абый. Әмма, әҗәл Филис белән Фаязны тыныч тормышта эзләп таба. Бер-бер артлы фаҗигале төстә вафат була егетләр. Бүген инде әтиләре Фидаил абый да мәрхүм. Исмәгыйлевләрнең исемнәрен мәңгеләштерү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында, 11 февраль көнне аларның төп йортларына элмә такта куелды. Әлеге башлангыч белән локаль сугыш ветераннарының "Сугышчан дуслык" район оешмасы, Тукай районының әфган сугышы ветераннары активистлары чыккан иде. Район җитәкчелеге дә бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Чарага килүче Мөслим, Тукай, Минзәлә, Сарман районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләре әфганчылары иң элек, мәрхүмнәрнең мәңгелек йорты - Әмәкәй авылы зираты янында очраштылар. Биредә Әфганстанда һәлак булган Илфар Фәррахов, бертуган Исмәгыйлевләр, аларның әтиләре җирләнгән. Батыр егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, каберләренә чәчәкләр салынды. Элмә такта куюга багышлаган митинг Исмәгыйлевләрнең туган йорты каршында үтте. Чарага Әмәкәй мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы да килгән иде. Аларны урамдагы сөякләргә кадәр үткән салкынлык та куркытмады. Митингта ясалган һәр чыгыш саен, сугыш уты кабызучыларга карата ачы нәфрәт, батыр егетләребез белән горурлану хисләре уянды. Ә чыгыш ясаучылар күп булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гасанов, районның әфган һәм локаль сугыш ветераннарының "Сугышчан дуслык" җәмәгать оешмасы рәисе Данил Госманов, Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миңнеразиев, Тукай районы хәрби-патриотик хәрәкәт оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Яр Чаллы шәһәренең хәрби хәрәкәт ветераннары советы рәисе Мәхмүт Корбангалиев үзләренең истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Минзәләдән килгән Әфган сугышы ветераны, автор башкаручы Рөстәм Әхмәтханов Исмәгыйловларның әнисе Флүзә апага багышланган "Ана йөрәге" исемле җырын бүләк итте. Бу минутларда бар кешенең инде тулган, менә түгеләм дип торган күз яшьләре иркенләп акты. Чөнки ике батыр улын җирләүгә карамастан, сабырлыгын җуймаган, бар сагышын йөрәгенең түренә салып куйган Флүзә апага тыныч кына карап булмый иде. Җыр яңгыраган вакытта тау-таш арасында барган атышлар, граната шартлавыннан коелган ком һәм таш яңгыры күз алдына килде, яшь егетләрнең җан авазы белән кычкырган тавышлары ишетелгәндәй булды. Флүзә апа улларының сролдат хезмәтенә ничек китүләрен искә алды "Армиягә китүләре дә бик тиз, көнендә булды улларымның. Филис укыган җиреннән кайтты да, "иртәгә армиягә китәм", диде. Тиз генә әйберләрен җыеп озаттык. Гаяз чакыру килгәндә, басуда эштә иде. Авыл Советыннан повестка күтәреп килделәр. Гаязым, басудан кайтып, китеп тә барды. Миңа бер авырлыкларын да сиздермәделәр алар, тырыш булдылар. Улларымны хөрмәт итеп, искә алуыгыз өчен рәхмәт барыгызга да", - дип, күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бертуган Исмәгыйлевләрнең укытучылары Гөлсәрия Мәүләветдинова да егетләрнең уңган булуларын искә алды: "Филис та, Фаяз да бик акыллы һәм тәртиплеләр иде. Гомумән, Фидаил һәм Флүзәнең гаиләсе бар кешегә дә үрнәк булды. Шуңа күрә дә, уллары да үзләре кебек тыйнак һәм эш сөючән иде". Филисның бергә хезмәт иткән дусты Мәхмүт Корбангалиев "Ике ел бергә хезмәт иттек. Ул батыр сугышчы, сабыр һәм гадел хезмәттәш иде. Әфганстанда, машинасы белән авариягә очрап та, исән калды. Без "күлмәк белән тугансың икән", дип, аның исән калуына шатланып йөрдек. Армиядән кайткач та эзләдем мин аны, ни кызганыч, мин тапканда инде ул мәрхүм иде", - дип, хезмәттәшен искә төшерде. Чара Әмәкәй мәктәбендә әзерләнгән табын артында дәвам итте. Утны-суны кичкән егетләрнең шулкадәр актив, бердәм һәм дәрт булуларына исем китеп утырдым. Рөстәм Әхмәтхановның Гиндикуш, Кандагар турындагы, Яр Чаллыдан әфганчы Фоат Билалов һәм Мәхмүт Корбангалиевләрнең хәрби-патриотик җырлары бәйрәмнең асылын тагын да ачып җибәрде. Чараны алып барган Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов бу көн белән бәйле вакыйгаларга тукталды: "Ел саен әфганчылар көнендә, әфган сугышы ветераны, хәзер инде мәрхүм булган, Бүләк авылы егете Фәндүс Әбүбәкеровның әнисенә янына керәбез. Беренче елны чәй өстәле артына утыра алмадык: керәсе өйләр, барасы авыллар күп иде. Әмма, икенче елны чыгып китә алмадык. Чөнки Гәүһәр апа "Утырыгыз инде, мин бит сезне ел буе көтеп алам, сез өйгә килеп кергәч, үз улым кайткан кебек була", дип йөрәгендәгесен ачып салды, - дип, күзләрдән яшь китерерлек хатирәләрен яңартты. Батыр уллар үстергән Флүзә апага, истәлекле очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре күп яңгырады ул көнне. Мондый олы чараны әзерләү һәм үткәрү өчен, әлбәттә, теләктәшләр, ярдәмчеләр булу, иң мөһиме - финанс мөмкинлеге табу кирәк. Бу игелекле һәм изге эшкә дә ярдәм итүчеләр табылган: Үрәзмәт авылының бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче әфганчы егете Әзһәм Хөсәенов элмә такта ясату һәм "Ана йөрәге" җырына оранжировка ясау чыгымнарны финанслаган. Әмәкәй авылыннан Ильяс Миңнеразиев, Илгиз Мөбарәков, Илназ Бәширов табын әзерләүдә ярдәм иткәннәр. Бу егетләргә рәхмәт дими ни дисең!? Чарада Рәхмәт хатлары, истәлек медальләре дә үз ияләрен тапты. Район үзешчәннәре моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов: "Без, мөслимлеләр, бүгенге үсеп килүче буын сезнең кебек батыр егетләрне белергә һәм хәтердә сакларга тиешбез. Сезнең актив, бердәм булуыгыз сокландыра. Киләчәктә дә шулай аралашып, бердәм булып яшик", - дип, теләкләрен җиткерде. Фәридә Гайнетдинова. Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: